Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    Йәгез, бер дога...

    2021 ел. 11 май. Гап-гади бер мәктәпнең өченче каты. Өч кыз, дүрт малай. Аларны иртән мәктәпкә озаткан әти-әнисе инде каршы алмас... Мәктәпкә "эшкә барам", дип өй бусагасын атлап чыгып киткән олыларның да барысы да кире кайтмас... 

    Бүген баланы алырга мәктәпкә  ашыкканда (ә ул инде күптән өй-мәктәп маршрутын мөстәкыйль үтә иде) шуларны уйлап бардым. Никтер танышлар белән дә коры гына исәнләштек, хәл-әхвәл сорау кайгысы да беркемдә юк. Башка ата-аналар, укытучылар сүзгә саран бүген, һәркем үз уенда. Шулай, 175 нче мәктәптәгеләр урынында без яки безнең балалар да була ала иде, дигән уйлар күңелдән һич китми. Әйе, күбебез кубарылып мәктәпләргә, балаларны алырга киттек эштән, чөнки мессенджерлардан, социаль челтәрләрдән котны очырырлык хәбәрләр, фото-видео яуды гына инде. Балалар караган, бераз паникага да бирелгәннәр. 
    Юл буе тагын: “Ник кайбер яшь кешеләр шундый агрессив, үчле икән хәзерге заманда?” дигән уйлар бимазалады. Илназ исемле егет (баштарак, икенчесе, качып китәргә маташканда пуля эләгеп үлгәне дә бар, дип язганнар иде, ләкин анысы турында мәгълүмат булмады кебек) мәктәпне бетереп чыкканнан соң да ничә ел үткәч, корал тотып кире мәктәбенә килгән әнә. Агрессиясен ни өчендер бер гаепсез, яклаусыз балаларга юнәлткән. Усаллар һәм үчлеләр дә ата-ана баласы бит. Гәрчә беркемне дә җинаятьче булсын дип үстермиләр...
    ...Гимназия коймасының эчке ягында озак еллар буе 2нче татар гимназиясе директоры булып эшләгән, хәзер лаеклы ялдагы Камәрия Хәмидуллинаны күреп алгач, күңелдә җыелган сорауларны бирми кала алмадым.
    “Аллаһ сакласын, мондый фаҗига беркайда һәм беркайчан да кабатланмасын иде, - диде Камәрия Зиннуровна. - Берәр нәрсә була калса, бездә гомумиләштерә башлыйлар. Юк, мин гомумиләштермәс идем. Яшьләр белән яшьләрнең аермасы бар. Кеше нинди шартларда, нинди гаиләдә үскән һәм тәрбияләнгән? Нинди дусларга ияргән?  Аның саулыгы, психикасы  нинди? Барысын да карарга кирәк. Бүген фаҗига турында ишеткәч үк беренче уем: “175нче мәктәпкә барыйм, бер генә гаиләнең булса да хәсрәтен күтәрешә алмаммы”, - дигән уй килде. Юк шул, булмый. Бары тик Аллаһ ярдәменнән ташламасын. Без дога кылып ярдәм итсәк инде”.
    Мондый хәлнең килеп чыгуына аңлатма эзләсәң дә, табып булмый торгандыр. Сораулар күп, ә җавап юк. Изге рамазан ае икәнен, дога кылырга кирәклеген искә төшерик. Бүген өйлә намазыннан соң Татарстан мәчетләрендә мәктәптә үлгәннәр өчен дога кылынды, мөселманнар яраланганнарның сәламәтлеге өчен дә Аллаһка ялвардылар. 
    Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә,

    Реклама

    “Республикакүләм ифтарда, шулай ук мәчетләрдә бүген һәм иртәгә шушы канкойгыч фаҗигадә һәлак булганнар рухына һәм яраланганнарга дога кылыначак - алар аңа мохтаҗ. Ихластан Бөек Раббыбыздан имгәнгәннәргә Үзенең шифасын бирүен һәм үлгәннәрне Үзенең киң рәхмәтеннән аермавын үтенеп сорыйм:  “Без Аллаһыдан килдек һәм Аңа әйләнеп кайтачакбыз”. Әмин”. 

    Без дә шуны сорыйк Раббыбыздан. Юк, мәктәп коймасы янына чәчәк илтеп түгел. Шәм куеп та түгел. Үзебезчә, динебезгә муафыйк булганча дога кылып сорыйк.  Бүтән мондый хәсрәтләрне күрсәтмәсә иде, дип тә ялварыйк.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы