-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
“КИТАП” РАДИОСЫ – МИЛЛИ РАДИО Ишеттегезме әле, “Китап” радиосы FM 98,6 МГц ешлыгында яңгрый башлады. Милли моң, милли әдәбиятны пропагандалауга юнәтелгән радио Татарстан Президенты ярдәме белән тормышка ашырылды.
-
СТРЕСС БЕЛӘН КӨРӘШҮ ЫСУЛЛАРЫ Бу вакытта адәм баласы үз-үзен эчтән ашый, гел тискәре уйлый, үз-үзеннән һәм якыннарыннан шикләнә башлый. Стресс организм өчен бары тик тискәре йогынты ясый. Күп кенә авырлуарның нигезендә стресс ятканын да һәркем белә.
-
«Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырылды Шәриф Камал айлыгы гыйнвар-февраль аенда әле дәвам итәчәк һәм аның туган көнендә – 27 февральдә төгәлләнәчәк.
-
«ТЕШ - ОРГАНИЗМ КӨЗГЕСЕ» - табиб киңәшләре Табиб киңәшләрен укыйк әле, бик файдалы!
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК – 2 Гөлсинә Кәбирова – 2021 елгы Бөтенрусия халык санын алу кампаниясенең иң беренче җанисәпчеләреннән берсе. Аның участогы – Төмән өлкәсе Тубыл районы Ачира һәм Изәмәт авыллары. Бер авыл икенчесеннән 25 км ераклыкта урнашкан, тик монда бу зур ара саналмый.
Йокысызлык көндәлеге. Эксперимент
Кичә үземнең картая башлаганымны аңладым. Мин шулайрак дип чамалыйм, яшьлек үз-үзеңне эзләү ул. Рухи һәм акыл ягыннан туктаусыз үскән, үзен төрле яктан камилләштерергә тырышкан кеше һәрвакытта да яшь булып кала. Ә мин инде бик күптән бернигә дә гаҗәпләнгәнем, чын күңелдән бәхәсләшкәнем булмады. Эшнең нидә икәнен аңлар өчен хатирәләр тартмасын (миндә шундый тартма бар) актарып студентлыкның беренче елларында яза башлаган һәм уртасында ташланган көндәлегемне тартып чыгарам һәм бервакыт үткәрелгән йокысызлык экспериментын табам.
Барысы да шуннан башланды, мин бик күп йоклый башладым. Йокы идарәсе дигән метод бар. Методның асылы — йоклаганда үзеңнең йоклаганыңны аңлап йокы белән идарә итү. Мин әкренләп шуңа өйрәндем. Төшләремдә мин илләр, дөньялар, галәмнәр буйлап сәяхәт иттем. Башта мин көненә 10 сәгать йокладым. Йокы вакыты күбәйгәннән күбәя барды. Мин әкренләп университеттагы парларны калдыра башладым, яки шуларда ук йокладым. Уянасы килмәде. Чөнки АНДА барлык теләкләр дә чынга ашкан кебек булды. Төшләр белән өн бер боткага әйләнде. Мин бутала һәм әкрен генә акылдан шаша башладым. Бер мәлне мин үземне көзгедә күрдем. Котычкыч хәлдә идем. Башта ышанмадым, кыяфәтем бары куркыныч төш булып тоелды. Ләкин уянып булмады. Шунда мин айныдым. Дөньямның әкрен эрүен, дусларның юкка чыгуын, ашарга онытуымны , чәчләрен агара башлаганын, ябыгып, тиренең соры төскә керүен, күзләренең нуры югалуын күрдем. Йоклап китү куркыныч иде һәм мин йокламаска булдым.
Интернеттан ничек йоклап китмәскә икәне турында мәгълумат җыйдым. Иң яхшы ысул хәрәкәт һәм кофе белән баллы газировка булып чыкты.
Эксперимент.
Беренче көн (Йокламаска карар кылган көн)
Бик авыр. Күзләремне йомуга ук миңгерәя башлыйм. Уку белән шөгыльләрегә тырышам. Укый алмыйм, күңелсез. Дуслар белән күрешергә сөйләштек.
Казан урамнарын йөреп кайттык. Дуслар сагындырган. Кофе эчәм (яратмыйча).
17.10 өйдә күңелсез. «Клиника» сериалын карый башладым. 21.21 «Клиника»ның бер сезонын карап бетердем. Инглизчә карарга кирәк дип уйлыйм. Төн. Иң авыры. Эшсезлектән интегәм. Бүлмә буйлап әрле бирле йөрим музыка тыңлыйм һәм кофе белән пепси эчәм. Йокы качты. 03. 49 Таң ата. Матур.
Икенче көн.
Мин үземне гаҗәеп рәвештә җиңел хис итәм, йоклыйсы килми. Ашыйсы килә. Дустымны иртәнге ашка Макдональдска чакырам. Кофе эчәбез. Энергия күп, биисе килә. Бераз температура бар кебек сыман төсле булып тоела))). 16.00 арый башладым. Йокы килә. Тагын пепси белән кофе эчәм. Коче эчкәннән соң кул аяклар калтырый, йөрәк бик тиз тибә башлый. 23.00 төне буе сериал карыйм.
Өченче көн.
Йокысызлык туйдырды. Арыганлык сизелә. Тән 2 мәртәбә авыррак булып тоела. Дөнья әкренәйгән сыман. Реакцияләр әкрен. 13.00. Дәрестә утырам берни аңламыйм. Яза алмыйм. Туктаусыз бер ноктага төртелеп эленеп калам. Телефонда уен уйныйм. 18.00 Әни белән ачуланыштык. Ачу килә. Һава суларга чыгып киттем. Бераз энергия керде. 02.00 өйгә кайттым. Кисәк кенә бик куркыныч була башлады. Караңгы почмакларда кемдер, ниндидер шәүләгә ошаган кызыл күзле зат утыра булып тоелды. Тизрәк таң атуын көттем. ВК.аудиоязмаларыннан догалар, азан тыңлыйм. 3. 50 таңа ата.
Дүртенче көн
Көннәр артык озын булып тоела. Күңелсезлектән үләм, бигрәк тә төннәрен. Башка әллә нинди уйлар керә. Үз йөрәк тибешемне ишетәм. Үземнең ничек хәрәкәтләнгәнемне хәтерләмим. Кисәк кенә өйнең төрле җирләрендә барлыкка киләм. Күп ашыйм. Артык күп ашыйм. Ашаганда үз иренемне тешләгәнмен һәм сизмәгәнмен. Кич тагын почмаклардагы кара шәүлә затлар барлыкка килде. Хәзер алар минем артымнан күләгәмә басып йөриләр. Бик куркыныч. Намаз укырга өйрәнәм. Өйдә үзем генә калырга куркам. Төнлә әнинең тын алуын тыңлыйм. Якты дөнья белән хушлашам.
Йоклап киткәнмен.
12 сәгать төш күрмичә йокладым. Мине караватка күчереп яткырганнар.
Исән.
Элеге эксперимент миңа бик күп нәрсә бирде. Беренчедән,мин тормышның нинди булуын искә төшердем.
Үзенмнең үлем алдында көчсез булуымны аңладым. Гаилә һәм дусларның тормышымда нинди урын алуын аңладым. Хәзер көндәлекне укыганда динилекнең каян килгәнен аңлыйм. Кофеның кешегә ничек тәэсир итүен аңладым.
Әлеге экспериментны башка кешеләргә үткәрергә киңәш итмим
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз