Логотип Идель
Блоглар

ЙОЛДЫЗНАМӘ (14-20 декабрь)

14 – 20 декабрь көннәренә астрологлар ни фаразлый?

14 – 20 декабрь көннәренә астрологлар ни фаразлый?

Бу хакта укып белегез. Көннәрегез хәерле үтсен!

14 декабрьдә яңа ай туа. Атна башында физик һәм акыл эшчәнлеген киметегез. Эшләрегезне иртән һәм көндез планлаштырыгыз. Бу очракта атнагыз, һичшиксез, нәтиҗәле узачак!

Һөнәри эшчәнлеккә килгәндә, бу чор бөтен яктан да уңай булачак. Коллективтагы хәлләр һәм җитәкчелек белән мөнәсәбәтләр күпкә яхшырак, ә эшегез кызыклы булачак.

15–20 декабрьдә - чып-чынлап яңарыш вакыты. Эш эзли башларга, эшлекле тәкъдимнәр карарга, шәхси һәм мәхәббәт мәсьәләләрендә актив адымнар ясарга менә дигән вакыт.

Беренче адымнар ясарга курыкмагыз!

Кучкар. Эш мәсьәләләренә кагылышлы сораулар күп булачак, аларны үзегезгә хәл итәргә туры киләчәк. Кызмагыз һәм ашыгыч карарлар кабул итмәгез. Сез теләсә нинди проблеманы чишә һәм эшне вакытында башкара аласыз. Зур әйберләр сатып алудан әлегә тыелып торырга кирәк.

Үгезбозау. Энергиягез күп булачак һәм сез һәрнәрсәдә яхшы нәтиҗәләргә ирешә алачаксыз. Читтән бирелгән вәгъдәләргә артык ышанмагыз. Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтләрдә – күңелле сюрпризлар гына көтә. Бу билгенең ялгыз вәкилләрен яңа өметле танышулар көтә.

Игезәкләр. Һөнәри эшчәнлек өчен уңайлы чор. Килешүләр төзергә һәм сөйләшүләр алып барырга мөмкин. Хәзер сез үзегез теләгәнчә эш итә һәм белемнәрегезне кирәк санаганча файдалана аласыз. Сөйгән кешегез белән мөнәсәбәтләр ачыклау кирәкмәс – соңгы сүзне сез әйтмәячәксез.

Кысла. Сезгә хезмәттәшләрегезнең яки танышларыгызның ярдәме кирәк булачак һәм һичшиксез, ул ярдәмне тоячаксыз! Сөйләшүләр һәм килешүләр төзү белән бәйле эшләр аеруча уңышлы булачак. Шулай ук мәхәббәт өлкәсендә дә атна яңа танышулар вәгъдә итә.

Арыслан. Әгәр әлеге атнада кирәкле кеше белән килешә алмасагыз, сөйләшүне кичектерегез. Үҗәтлек күрсәтә башласагыз, бу озакка сузылган низагка китерәчәк. Зур көч таләп ителә торган эшләргә алынмагыз.

Кыз. Көчегезне саклагыз һәм стресслы хәлләрдән читтә торыгыз. Хәзер сез үпкәчел, ачулы булырга мөмкин. Теләсә нинди вак-төяк тә сезне чыгырдан чыгарырга сәләтле. Үз энергиягезне уңай юнәлешкә җибәрегез. Күңелегезгә рәхәтлек китерә торган эшләргә күбрәк вакыт бирегез.

Үлчәү. Хәзер сезнең тирәгездә кызыклы идеяләр һәм тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итүче кешеләр барлыкка килергә мөмкин. Алар ярдәмендә сез тормышның үзегез өчен таныш булмаган яклары белән танышырсыз. Очрашулар, сөйләшүләр, эшлекле кәгазьләргә кул кую уңышлы узарга тиеш. Проблемаларның бер өлешен дусларыгыз, танышларыгыз яки яраткан кешегез ярдәмендә хәл итәргә була.

Чаян. Финанс мәсьәләләрендә аеруча сак булыгыз. Җиңел акча эшләргә тәкъдим итүче кешеләрдән ераграк торыгыз. Ялгыз Чаяннар бу атнада күңел күтәрерлек бүләкләргә өмет итә ала. Яңа танышулар җитди мөнәсәбәтләргә әйләнергә мөмкин.

Укчы. Бу атна хисләреңне аңлау һәм уйларыңны тәртипкә китерү өчен уңай. Әгәр туганнарыгыз яки дусларыгыз сезнең ярдәмгә мохтаҗ булса, кире какмагыз. Сүзегез яки эшегез белән булышыр өчен кулыгыздан килгәннең барысын да эшләгез. Истә тотыгыз, яхшылык онытылмый.

Кәҗәмөгез. Партнерларга яки кул астындагыларга югары таләпләр куймагыз, әмма үз бурычларыгызны да чит җилкәләргә күчермәгез. Килеп туган сораулар һәм гади булмаган эшләрне сезнең үзегезгә караганда яхшырак хәл итә алучы булмас. Шәхси фронтта барысы да яхшы булыр.

Сукояр. Сез, мөгаен, арыгансыздыр. Тискәре хис-кичерешләрдән һәм артык зур физик йөкләнешләрдән читтә торыгыз. Дөрес тукланырга, күбрәк йокларга һәм саф һавада, күңелле кешеләр компаниясендә ешрак булырга тырышыгыз. Сезнең вазифага кермәгән әйберләргә алынмагыз.

Балык. Бу атнада планнарыгызны актив рәвештә тормышка ашырачаксыз. Мөгаен, сездә кызыклы идеяләр һәм күптән борчыган сорауларга көтелмәгән җаваплар барлыкка килер. Бу – озак вакытлы мәхәббәт мөнәсәбәтләре булдыру һәм никахлашу өчен уңай чор.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: йолдызнамә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев