-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
“КИТАП” РАДИОСЫ – МИЛЛИ РАДИО Ишеттегезме әле, “Китап” радиосы FM 98,6 МГц ешлыгында яңгрый башлады. Милли моң, милли әдәбиятны пропагандалауга юнәтелгән радио Татарстан Президенты ярдәме белән тормышка ашырылды.
-
СТРЕСС БЕЛӘН КӨРӘШҮ ЫСУЛЛАРЫ Бу вакытта адәм баласы үз-үзен эчтән ашый, гел тискәре уйлый, үз-үзеннән һәм якыннарыннан шикләнә башлый. Стресс организм өчен бары тик тискәре йогынты ясый. Күп кенә авырлуарның нигезендә стресс ятканын да һәркем белә.
-
«Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырылды Шәриф Камал айлыгы гыйнвар-февраль аенда әле дәвам итәчәк һәм аның туган көнендә – 27 февральдә төгәлләнәчәк.
-
«ТЕШ - ОРГАНИЗМ КӨЗГЕСЕ» - табиб киңәшләре Табиб киңәшләрен укыйк әле, бик файдалы!
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК – 2 Гөлсинә Кәбирова – 2021 елгы Бөтенрусия халык санын алу кампаниясенең иң беренче җанисәпчеләреннән берсе. Аның участогы – Төмән өлкәсе Тубыл районы Ачира һәм Изәмәт авыллары. Бер авыл икенчесеннән 25 км ераклыкта урнашкан, тик монда бу зур ара саналмый.
ЙОЛДЫЗНАМӘ (21–27 декабрь)
21 – 27 декабрь көннәренә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?
Кучкар (21.03–20.04) Ниһаять, уңай үзгәрешләр чоры! Әйбәт кенә түгел, ә күп итеп акча эшләү мөмкинлеге ачылыр. Шәхси тормышка килсәк, барысы да ахыргача ачыкланмаган, бөтен проблемалар да әле хәл ителмәгән, әмма инде тоннельнең теге башында бик көчле яктылык күренә… Атнаның икенче яртысында кызыклы кешеләр белән очрашып күрешү күңелегездә шатлыклы хисләр уятыр.
Үгезбозау (21.04–20.05) Яңа ел алды атнасы әкияттәгедәй башланып китәчәк. Бу чорда барлык теләкләрегез шылт иткәнче тормышка ашып куячак. Күңелдә теге яки бу теләк уянуга ук! Дөрес, бер нәрсә дә үзеннән-үзе генә килеп чыкмас анысы. Мөмкинлекләр шәп булачак. Алар көтелмәгән әллә кайсы урыннардан килеп чыгачак. Әлбәттә инде, шулар барысын да хәл итеп куячак.
Игезәкләр (21.05–21.06) Тормышка, кешеләргә карашны берникадәр үзгәртеп куярдай хәлләр булып алыр. Шул рәвешле, әйтик, берәүгә карата тикмәгә ачу саклап йөрүегез аңлашылыр. Эштә килеп чыккан катлаулы бер мәсьәләнең чишелешен табып, хезмәттәшләрегезне сокландырырсыз. Ә өйдә хәләлегезнең шатлыклы хәбәрләреннән мәмнүн калырсыз.
Кысла (22.06–22.07) Кредит алу өчен (кирәк булса, әлбәттә) шәп кенә шартлар барлыкка килер. Кемнәрнеңдер булдыклылыгыгызга карата әйткән сүзләре үзегезгә зур тәэсир ясар. Ул гына да түгел, яңа эшләр башлап җибәрергә этәргеч тә бирер. Атнаның икенче яртысында акчага, муллыкка бәйле күңелле яңалыклар булыр.
Арыслан (23.07–23.08) Эштә көчле рухлы булуыгызны раслардай хәлләр килеп чыгар. Бу хезмәттәшләрегез алдында дәрәҗәгезне күтәреп җибәрер. Дөрес, аларның берсе, сездән көнләшеп, аяк чалырга маташыр. Әмма аның мәкерле планы челпәрәмә килер, ә үзе хурлыкка калыр. Гаиләгездә аз гына тынгысызланып алганнан соң әйбәт мөнәсәбәтләр урнашыр.
Кыз (24.08–22.09) Сәламәтлек бераз гына үзен сиздереп алыр. Үзегезне дә кайгыртырга вакыт җиткән, ахры… «Больничный»га чыгу турында сүз бармый, барысы да шул кәеф китүгә генә килеп тоташыр. Ә менә атнаның икенче яртысы шәп кенә яңалыклар алып килер. Көтмәгәндә генә берәү бик шәп бүләк белән дә куандырыр.
Үлчәү (23.09–23.10) Атна башы романтик кәефкә корып җибәрер. Сәбәбеме? Мөлаем гына бер яңа хезмәттәшегез пәйда булу. Җиңелчә генә гыйшык хисләре рухи күтәрелешкә китереп, эчке дөньягызны яктыртып җибәрер, эшкә дәрт уятыр. Ә атна ахырында үзара файдалы шартларда хезмәттәшлек итәргә теләүчеләр дә табылыр. Шулай итеп, әйбәт кенә керемгә дә өмет-ышанычлар барлыкка килер.
Чаян (24.10–22.11) Кирәкмәгән вәгъдәләр биреп, үзегезгә «баш авырту» алырга мөмкинсез. Шуңа күрә хисләнеп китүләрдән сак булыгыз. Аннан килеп, юктан гына алдану куркынычы да юк түгел. Әйтик, ташламалы бәядән алынган товарның брак булып чыгуы бар. Шуңа күрә бу атнада, беренчедән, авызыгызны белеп ачыгыз, икенчедән, кибеттән кибеткә чабулап йөрмәгез.
Укчы (23.11–21.12) Күңелле генә аралашулардан үзегез өчен файдалы нәтиҗә алырсыз. Акча мәсьәләсенең хәл ителәчәген белеп куанырсыз. Юкса соңгы вакытларда шуның аркасында байтак кына нерв күзәнәкләрегез ашалды ич. Гомумән, финанс өлкәсе вакытлыча гына түгел, озак вакытка яхшырырга тора. Сәбәпләре күп. Иң мөһиме – хезмәт хакы арту.
Кәҗәмөгез (22.12–20.01) Атнаның беренче яртысы акчага бәйле теләсә кайсы эштә зур уңышлар китерер. Акча «исен» тою сәләте барлыкка килеп, шул үтә дә дөрес карарларга килү, кирәк вакытта бик кирәкле урынга барып чыгу мөмкинлеге бирер. Берәр әйбер сатып алу өчен дә уңайлы чор. Яңа ел алды ташламалары белән бик шәп товарлар хәстәрен күреп куярсыз бугай.
Сукояр (21.01–19.02) Эчке сиземләвегез көчәер. Бу гаҗәеп тә матур планнар коруга китерер. Атна ахырында эштә буталчыграк хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Кемнәрнеңдер сүзенә колак салып, ялгыш карарга килә күрмәгез, бары тик үз акылыгызга гына таянып эш итегез. Ялгызларга килгәндә, санаулы гына вакыт эчендә тормышларын баштанаяк үзгәртердәй вакыйгалар көтелә.
Балык (20.02–20.03) Күптәннән башлап ташлаган эшегезне бик әйбәтләп кенә төгәлләп куюга форсат чыгар. Үткәндәгеләрне искә төшереп алу күңел халәтен яхшыртыр. Дус-ишләрегез ирештергән сәеррәк хәбәрләр үзегездә кызык кына фикерләр уятыр. Кызык кына түгел, файдалы да: алар сезгә эшегез өчен кирәкле ниндидер бер сергә төшенү мөмкинлеге бирер. Атна ахыры бик тә акчалы булыр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз