Логотип Идель
Блоглар

ЙОЛДЫЗНАМӘ (28 декабрь – 3 гыйнвар)

Гыйнвар аена аяк басабыз, җәмәгать. Йолдызлар вәгъдәсенә колак салыйк әле, ни сөйлиләр икән?

Гыйнвар аена аяк басабыз, җәмәгать. Йолдызлар вәгъдәсенә колак салыйк әле, ни "сөйлиләр" икән?

Кучкар (21.03–20.04)

Узып баручы елның соңгы көннәре бик ыгы-зыгылы, хәтта бераз тавышлы да булуга карамастан, әлеге ел сезнең өчен бик уңышлы булачак. Эштә иң элек премия белән сөендерерләр. Шулай ук эштә дәрәҗәгезнең үсүе, берникадәр тынгысызлыктан соң шәхси тормышыгызда үзгәрешләр, киләчәккә яңа өметләр барлыкка килүе көтелә.

Үгезбозау (21.04–20.05)

Белеп торыгыз: дүшәмбе көнне бик тә отышлы бәядән менә дигән әйберләр сатып алырга мөмкинсез. Бөтен җирдә Яңа ел алды ташламалары бит!  Инде килеп, көтелмәгән җирдән акча керү ихтималы да зур. Атна уртасында, бөтен көчне җыеп, бик тырышып эшләп аласы булыр: киләсе елга дип калдырырга уйлап торган бер бурычны җәһәт кенә башкарып куярга туры килер. Яңа елда бик матур хәбәрләр көтегез!

Игезәкләр (21.05–21.06)

Бу чор тулысынча бәйрәм рухында узар. Атна башында эшегезгә кагылышлы шәп кенә яңалыклар ишетерсез. Узып баручы елның соңгы көннәре көтелмәгән акча, премияләр белән сөендерер. Ә инде Яңа ел бүләкләренә килсәк… Үзегезне чиксез бәхетлегә әйләндерәчәк алар! Ялгызлар өчен шәп яңалык: аларның күбесе Үгез елына аяк баскан көннәрдә үк үз парларын табуга ирешәчәк.

Кысла (22.06–22.07)

Күңелле сюрпризлар көтегез. Алар бөтен дөньягызны оныттырып, искиткеч зур ләззәт бирәчәк. Гомумән, Яңа ел алды көннәре искиткеч уңышлы булачак, барлык эшләрегез төгәлләнеп куелачак. Бу исә каникулда берни турында уйламыйча, тынычланып ял итүгә китерәчәк. Ә инде елның соңгы көнендә мул гына акча көтегез. Бүләк булырга охшап тора ул…

Арыслан (23.07–23.08)

Күпләр инде быелга эшләрен төгәлләп, атна буе үзләреннән канәгатьлек хисләре кичерәчәк. Кыскасы, күңелләрендә күтәренкелек хөкем сөрәчәк. Атна башында Яңа елны каршылау планнарына тагын да кызыграклары, рәхәтрәкләре өстәләчәк. Дөрес, 30ында берникадәр киеренкелек булып алырга мөмкин, әмма бу – бәйрәм алды дулкынлануы гына…

Кыз (24.08–22.09)

Атнаның беренче яртысында хезмәттәшләрегез яки җитәкчегез белән тавышыгызны күтәребрәк сөйләшергә туры килмәгәе. Сәбәбе – әллә кем булып, борыныгызны бераз чөебрәк йөри башлауга бәйле түгелме икән? Шул хакта уйланырга вакыт җиткән кебек. Шәхси тормышыгызга килгәндә, барысы да яхшы булачак.

Үлчәү (23.09–23.10)

Эштә – күккә чөеп мактаулар һәм иң әһәмиятлесе, бик әйбәт премия көтелә. Елның соңгы ике көнендә күңелле яңалыклар булырга мөмкин. Бәйрәмнән соң дусларыгыздан әйбәт кенә хәбәрләр килеп ирешер. Алар кәефегезне күтәреп кенә калмыйча, бик зур өмет-ышанычлар да уятыр.

Чаян (24.10–22.11)

Ялкаулыкка бирешмичә, узып баручы елны ничек тә әйбәтрәк нәтиҗәләр белән төгәлләргә кирәк. Юкса Яңа ел төрле киртәләрдән башланып китәргә мөмкин. Эшегездә, шулай ук шәхси тормышыгызда үзегезгә комачаулаган кирәкмәс әйберләрдән котылу ягын карагыз. Арзан гына бәядән күпләрнең күзләрен кыздырырдай кием-салым алу бәхетенә ирешәчәксез.

Укчы (23.11–21.12)

Үзегезне тәмам алҗыткан эшләрне бик шәп итеп кенә төгәлләү чоры. Яңа ел алдыннан эштә бер баскычка күтәрелү кайбер хезмәттәшләрегезнең кәефенә "тияр".

Аның каравы, бу үзегез һәм гаиләгез өчен зур шатлык-куанычка әйләнеп куяр. Шулай ук бәйрәм көннәре һәм шуннан соңгы яллар да күңелле хәбәрләргә бай булыр.

Кәҗәмөгез (22.12–20.01)

Ел буе ат кебек эшләү Яңа ел алдыннан шәп кенә премия алу белән төгәлләнер. Моңарчы хәл итеп булмастай тоелган проблемалар көтмәгәндә генә берничә өлешкә таркалыр. Бу исә җиңел генә аларның һәркайсының очына чыгу мөмкинлеге бирер. Җитәкчегездән мактау сүзләре ишетү үзегезне канатландырып, яңа эшләргә рухландырып җибәрер.

Сукояр (21.01–19.02)

Тормышыгызга ниндидер яңалыкның үтеп керүенә каршылык күрсәтү кирәкми. Шул ук вакытта үзегез күнегелгән берәр нәрсә китәргә тиеш булса да.  Бу атнада хезмәтегез зур канәгатьлек хисе һәм саллы гына керем китерер. Үз эшенең остасы булып торуыгызны һәм җитәкчегез ышанычын аклый алуыгызны раслардай хәлләр көтегез. Сөеклегездән сөенечле хәбәрләр ишетүгә әзер торыгыз.

Балык  (20.02–20.03)

Атна башында комсызлык һәм вакчыллык белән күзгә-күз очрашырга туры килмәгәе. Бу, әлбәттә, кәефегезне кырыр, әмма озакка түгел. Хезмәттәшләрегезнең үзегезгә карата яхшы мөнәсәбәттә булуы һәм кесә тутырып премия алу бөтен күңелсез уйларыгызны юкка чыгарыр.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев