Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Соры хезмәт хакы

    «ЮГАЛТТЫМ ЛА СӘГАТЬ ЧЫЛБЫРЫМ...»

    Хәзерге күзлектән карасак, иң җитешмәгәне – вакыт. Нигә тәүлектә артык сәгатьләр юк икән? Әмма бу вазгыять әллә ни иске нәрсә дә түгел. Вакытны бик сузмыйча, сәгатьләр һәм минутлар санап йөри башлау нибары XIX гасырда күренә башлый. Чөнки дөньялар үзгәрә, эшләгән эшләр һәм кешеара мөнәсәбәтләр катлаулана. Бу чорда Ауропадан матур-матур сәгатьләр дә кайта, Русиядә дә сәгать төзәткән осталар саны арта.

    «КАЗАНСКИЙ КУПЦА»

    Кайберәүләр, әлбәттә, сәгатьләре булса да, әүвәлгечә, вакытны сузып яшәүне хуш күргән. Бу хакта тарихчы һәм мулла Шиһабетдин Мәрҗани, үзенә генә хас үткер теле белән болай дигән:

    «Безнең халкымыз руслардан бик күп бозык гадәтләр алганлары хәлдә ике төрле бик гүзәл гадәтне ала алмадылар. Бу гүзәл гадәтләрнең бере – сәгатьне тугры вә дөрест йөртү вә икенчесе дә дәгъвәтле мәҗлесләргә сәгать вә дәкыйкасендән кичекми хазир булудыр». Ягъни вакытында гына чакырган урыннарга килә алмыйлар, гел соңлап йөриләр, дип шелтәләгән. Төрле-төрле сәгатьләр чынлап та Мәрҗани яшәгән чорда ук – ХIХ гасыр уртасында – киң тарала. Бигрәк тә сәүдәгәрләр ярата аларны. Казакин кесәсеннән күренеп торган алтын сәгать чылбыры уңыш казанган татар кешесенең мөһим атрибутына әйләнә. 1884 елда Уфа губернасындагы Бәләбәй шәһәренә барып чыккан Леонид Пиглевский исемле публицист бу хакта кызыклы язма калдырган. «Шәһәр мәйданында бер мөселманга тап булдым, – дип яза ул.  – Бай гына киенгән, билендә – көмеш бизәүле кушак, алтын сәгатенең чылбыры да күренеп тора. Алдан белеп торам инде – хәзер үзен «казанский купца» дип танытачак миңа».

    Шулай танытса да бу кеше, әлбәттә, Бәләбәй бае була. Әмма «казанский купца» атамасы һәм алтын сәгать чылбыры бергә йөргән.

    МУЗЫКАЛЬ СӘГАТЬЛӘР

    Әгәр шул чордагы татар байларының йортына керсәк, һәр җирдә сәгатьләр күрер идек: идәннән түшәмгә җиткән иң зурларын да, өстәлгә куелганнарын бераз кечкенәрәкләрен һәм диварга эленгәннәрен дә. Матур тавышлы сәгатьләр йорт җиһазы гына булмаган, ә кантурларда да очраган. Мәсәлән, Оренбург байлары Хөсәеновларның кантурында Швейцариядән кайткан зәвыклы сәгать вакыт күрсәткән. Казан сәүдәгәре Мөхәммәтшакир Казаков шулай ук Швейцария сәгатьләрен яраткан һәм бай коллекция җыйган.

    «Бар бүлмәсе данлыклы швейцар фирмалары чыгарган cәгатьләр белән бизәлгән иде», – дип искә алганнар аны оныклары.

    Муллалар «музыка – хәрам» дип йөргән заманда, бай татар йортларындагы зур сәгатьләр матур тавышлары белән дә ямь биреп торган. Бер-бер артлы суккан сәгатьләр тавышы (моның өчен махсус рәвештә вакытларын төрлечә күрсәткәннәр хәтта) үзенчәлекле көй кебек күренгән хуҗаларга. Мулла кушмаса да, сәгать чыгарган музыканы тыңлаганнар. Юкка гына сәгать механизмнары төзәткән остаханәләрдә соңрак таралган музыка тартмаларын («Стелла», «Мирра», «Аристон» фирмалары, мәсәлән) төзәтмәгәннәр – барысының да механизмы бер.

    Казандагы Печән базарында башта Гариф Минкин, аннары аның шәкерте Гыйләҗетдин Сәйфуллинның шундый остахәнәләре эшләгән. Мәсәлән, Казан сәүдәгәре Фәттахетдин Гобәйдуллинның йортында 300 сумлык «инглиз музыкаль сәгате» булган, тагын бер шундый сәгатьнең бәясе 150 сумга җиткән. Ә ике музыка тартмасы нибары 10 һәм 3 сумга сатып алынган була. Һичшиксез, бу йорт хуҗасының төгәл вакыттан да бигрәк, музыканы яратканы күренеп тора.

    Реклама

    «ВАКЫТ – АКЧАДЫР, ЙОКЛАМА – КАЧАДЫР»

    Шулай да, сәгатьләр, беренче чиратта, вакытны «ияләштерү» өчен кирәк була. Сәүдә иткән әфәнделәр бер урында тормаган, шәһәрдән шәһәргә йөреп нәрсәдер саткан яисә сатып алган. ХIX гасырда инде атлар җигеп йөрү белән генә чикләнмиләр, тизрәк һәм җайлырак транспорт төрләре дә барлыкка килә. Ә пароход һәм поездлар – барысы да расписание буенча йөри бит әле. Менә нигә кирәк вакытны төгәлләштерү, сәгатьләргә карап яшәүләр... ХХ гасыр таңында протестантлар арасында әллә кайчан таралган «вакыт – акча» дигән фикернең татарча вариантлары да күренә башлый. Мәсәлән, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхретдин 1911 елда язылган «Нәсыйхәтләр»ендә «вакыт» төшенчәсенә дә аерым кагыла, аның кадерен белгән кешене мал тота белүче белән чагыштыра.

    «Вакытын сарыф итә белгән кеше малын да сарыф итә белер, ягъни бер минут вакытын буш җиргә сарыф итмәгән кебек, бер тиен булсын – акчасын да урынсыз җиргә җибәрмәс, – дип яза ул.  – Шуның өчен вакытыгызны вә малыгызны әрәм итмәгез, алдан күрүчән булыгыз, ахмак кешеләр кебек акчагызны, дөнъя вә ахирәттә файдасы өметле булмаган әйберләргә сарыф итмәгез, вакытыгызны да исраф итмәгез».

    Бу нәсыйхәтләр балаларга бирелә. Аңлашыла ки, үскән буынны Ризаэддин хәзрәт вакыт кадерен белеп яшәргә үгетли. «Вакыт – акчадыр, гафил улма – качадыр» дигән язма Казанда 1910 елларда чыгып килгән «Кояш» газетасы редакциясендә эленеп торган. Моны хәзерге татар теленә җайлаштырсак,

    «Вакыт – акчадыр, йоклама – качадыр» дип аңлатырга була. Бу редакциянең иң билгеле журналисты – язучы Фатих Әмирхан.

    «ЮГАЛТТЫМ ЛА СӘГАТЬ ЧЫЛБЫРЫМ...»

    Чынлап та, ХХ гасыр башында төрле-төрле сәгатьләр, шул уңайдан чылбырлы кесә сәгатьләре дә, сәүдәгәрләргә генә түгел, ә башка катлам вәкилләренә дә хас була. Мәсәлән, Татарстан Республикасы Милли музеенда әдип Кәрим Тинчуринның өстәл сәгате, ә Гаяз Исхакыйның кесә сәгате саклана. Бәлки, талантлары белән сокланган, рәхмәтле китап укучыларыннан һәм тамашачылардан бирелгән бүләк сәгатьләредер ул? Әнә Габдулла Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасында да бит бәхетле Кисекбаш чиксез рәхмәт хисләрен батыр Карәхмәткә кыйммәтле сәгать бүләк итеп белдерә:

    «Пәһлеванга бирделәр алтын сәгать, Чылбыры юк, белмимен, нидер сәбәп…»

    ХХ гасыр башындагы фотосурәтләргә карасак, чылбырлы кесә сәгатьләрен ханым вә туташларда да күрергә мөмкин. Вакытны карап йөрү аларга да кирәк: уку йортларымы, китапханәме, сәүдә урыннарымы, театр яисә әдәби кичәме – барысының да эш сәгатьләре бар.

    Ә шәһәр фольклорында бу чорда сәгать гел качып барган вакытның символына әйләнгән. Шул замандагы иң билгеле татар халык җырларының берсе дә бит «Сәгать чылбыры». Сәгать чылбырын югалткан герой дөнья аһ-зарына, вакыт узганына моңланса да, әле һаман югалтканы табылыр, дип өметләнә:

    «Әй, югалттым сәгать лә чылбырым, Күрмәдеңме, сылуым, былбылым?»

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы