Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    ҮЗЕБЕЗНЕҢ "ДИҢГЕЗ КҮЗЕ"

    Борын-борын заманда, кырда эшләп йөргән җиреннән бер тракторист абыйны җир йоткан һәм кире ябылган, ди... 82 ел элек булган вакыйгаларны “борын-борын заманнар”га кертергә ярыйдырмы юктырмы, әмма бүген балачакта колак очы белән генә ишетеп калган ярым әкияти сүзләр бөтенләй шартлап сынды һәм яңа яктан ачылды. Дөресрәге, барысы да университетта “Методика изучения биоразнообразия региональных природных комплексов” курсы вакытында, Әлмәт районының аеруча сакланыла торган урыннарын барларга кушылгач ук башланган иде инде.

    Соңгы елларда туристларыбыз арасында Мари Республикасында урнашкан Диңгез күзе күле популярлашып китте. Баксаң, безнең республиканың да үз Диңгез күзе бар икән. Әлмәт районында ООПТ (аеруча сакланыла торган табигый территория) статусын йөрткән сигез урыннарның берсе – Әлмәт районында урнашкан Акташ упкыны күле. Акташ упкыны булгач, Акташ авылларының берсе тирәсендәдер, дигән фикер туарга мөмкин, ә юк – Акташ упкыны Кәләй авылына терәлеп үк, кәләйлеләрнең бакча башында тора.

    Упкынның чишмә башы – 1939 ел. Нәкъ шул елның 7 августында бер тракторчыны тракторы белән бергә чын мәгънәсендә җир йота. Ни кызганыч, ачык чыганакларда тракторчының исем-фамилиясе турында мәгълүмат табылмады (тракторчы абыйның рухы шат, ә Акташ упкынын күрергә килеп, аның тарихы белән танышкан кешеләрнең уй-сүзләре аңа дога булып ирешәдер, дип өметләнергә генә кала).

    7нче август вакыйгалары моның белән генә тәмамланмый. Шул ук елда оешкан комиссия убылган җирнең зурлыгын 4х5 м, дип билгели, упкынның тирәнлеге исә 50 метрдан артып киткән була. Ә упкын урынында карст күле барлыкка килә (мисал өчен, Татарстан Республикасындагы Зәңгәр күлләр системасы да карст күлләре булып санала, Маридагы Диңгез күзенең дә чыгышы шундый). Тракторчы инде көпшәкләнә башлаган җиргә эләкмәгән очракта да, иртәме-соңмы әлеге урында упкын хасил булыр иде, дип саный тикшеренүчеләр. Әмма, нишләтәсең, СССР тарихында карст күренеше вакытында кеше үлеме теркәлгән бердәнбер очрак нәкъ менә әлеге тракторчының тәкъдиренә язылган була.

    Илленче елларга упкынның диаметры, ярлары убылып-убылып төшү нәтиҗәсендә, 20 м, ә 2011 елда 35 метрга җитә (хәзер күпмедер – белмим, ләкин, алай да, упкын тирәсен уратып алган коймаларны инде бер мәртәбә киңәйтеп күчерергә өлгергәннәр). Тирәнлеге исә, мисал өчен, 2007 елда - 28 м, 2011 – 25 м, ә 2016 елда 24 м тәшкил иткән (упкынның якынча төзелеше 2011 елгы фотода, ул хәзер күпмедер үзгәреш кичергәндер инде).

    Упкынның киләчәге нинди булыр соң? Кайбер чыганакларда упкын инде чагыштырмача тигезләнеш халәтенә килгән дип саныйлар, һәм убылулары XX гасырда күзәтелгән тизлектә бармас, дип өметләнәләнәр.

    Упкынның койма белән тотылуын әйтеп уздым: Акташ упкыны күле – табигать һәйкәле. Идеалда аның турында мәгълүмати стендлар урнаштырылырга (һичьюгы – исеме язылган элмә такта), аңа таба сазлы түгел, ә ташлы булса да юл илтергә тиеш кебек, әмма, ни кызганыч, упкын тирәсендә коймадан һәм аның тирәли утыртылган агач-куаклардан кала берни дә юк. Бу аңлашыла да: Акташ упкыны, кайбер сулыклар сыман, ял итү, коену, пляж кору һ.б. өчен куелган критерийларның берсенә дә туры килми – 2016 елда аңа бу һәм башка кайбер күрсәткечләр буенча иң түбән баллар куелган. Акташ упкыны кебек “пляжно-купальная рекреация” өчен туры килмәгән табигый һәйкәлләрнең фәнни, туристик әһәмияте бар, юкса: экология, биология буенча экскурсия маршрутлары, туристлар өчен күрсәткечләр, стендлар... Галимнәр, максатчан рәвештә тикшеренүләр алып баручылар, әлбәттә, бу урынны үзлектән дә таба алалар... Әмма һичьюгы – элмә такта. Һичьюгы.

    Белешмә:

    "Госреестр ООПТ РТ" буенча Әлмәт районында сигез аеруча сакланыла торган табигый урын бар. Болар – Шушма, Дала Зәе елгалары, Акташ упкыны күле, 1910-1913 елларда утыртылган чыршы һәм карагай урман культуралары, Нәдер авылы янындагы һәм “Новоникольский” участоклары, Сабантуй уза торган урын, Әлмәт дәүләт аучылык заказнигы.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Ышаныч телефоны
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!