-
Казан марафонының хәйрия йөгерешендә 920 мең сум акча җыелды Казан Мэриясе миллион сумлык матур сан булсын өчен тагын 80 мең сум акча җибәрәчәк, әлеге акчалар дәвалауга мохтаҗ балаларга ярдәмгә тотылачак
-
Татар китабы йортында Музей төне Быел чараның гомуми темасы - «Исәпләү ноктасы". Шулай итеп, татар китабын, әдәбиятын һәм мәдәниятен исәпкә алу ноктасы нидән башлана соң?
-
ТАТАРСТАНДА САБАНТУЙ ҮТКӘРҮ ВАКЫТЫ ТӘГАЕНЛӘНДЕ Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ төбәк башлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.
-
Татарстанның балалы гаиләләре 271,8 млн сумлык яңа түләүләр алдылар Элегрәк ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр иткәнчә, яңа түләүне Татарстанның 79 мең 380 гаиләсе ала алачак.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Үзебез сайлыйбыз! Татарстанда 2023 елда төзекләндерелә торган паркларны сайлау өчен тавыш бирү башланды. 14 яшьтән өлкәнрәк һәр битараф булмаган кеше 30 майга кадәр үз фикерен белдерә ала.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
“Үзем” белән ачыктан-ачык сөйләшү
Кайчак көндәлек мәшәкатьләрдән туеп, авылга кайтып китәм. Белмим, анда гына үземне тыныч һәм ирекле итеп тоям кебек. Ә бит һәр кеше дә кайчан да булса тормышта “үзенең урыны” турында уйлана. Бигрәк тә эшкә чумып, тирә-якта барган кызыграк вакыйгаларны күрмичә калганда шулай була. “Мин бит балачакта бөтенләй бу өлкәдә эшләрмен дип хыялланмаган идем. Минем бит сәяхәтче буласым килгән иде”, - дип эш өстәленә башын куеп, үкенеп утыра. Сәяхәт дигәннән...
Без аның белән таныш түгел идек әле. Мин пара белән тулай торак арасында йөгергәндә, ул эшеннән өенә ашыккандыр. Безнең юллар, мин икенче курста укыганда, кисеште. Башкалар кебек мин дә чит илгә сәяхәткә китәргә хыялландым, ләкин инглиз телен начар белүем, ә гомумән, ялкаулыгым борчыганга икенче планга калдыра килдем. Күңелдән генә “Өйрән!” - дип үземне ачуланган бер мәлдә, кызык өчен генә инглиз теле курсына язылдым. Ул миндә мотивация уятыр кебек тоелды. Гадәттә, андый курсларда үзләренең тормышларыннан мисал китерәләр, телне яхшы дәрәҗәдә өйрәнүләре турында кызык итеп сөйлиләр. Ул вакытта синнән дә акыллы һәм оптимист кеше булмый. “Бүген кайтуга инглиз телен өйрәнәм, аннары фильм карыйм, ә йоклар алдыннан музыкалар тыңлап ятам”, - дип планнар корасың. Ахыр чиктә нәрсә? “Иртәгә дә көн бар бит!” - дип атналар буе сузасың. Минем кичектерүем озакка бармады, икенче курста безгә инглиз теле керә иде. Яшермим, иртә белән торырга иренеп, күп параларны калдырдым. Ә укытучым әйбәт кеше, махсус минем өчен теманы яңа баштан аңлатып торды. Күзалдыма Лондонны китерсәм дә, инглиз теле парасын калдыруыма һич кенә дә үкенмәдем. “Дәрестә барыбер башка керми ул”, - дип акландым. Ялгышканмын.
Курсның беренче көнендә укытучым миңа сорау бирде: “Инглиз телен укыталармы? Ниләр өйрәнәсез”- диде. Ә мин үзем йөргән параларда үткән темаларны санап киттем.
- Сиңа ул кирәкме?
- Кирәк
- Нигә өйрәнмәгәнеңне аңлата аласыңмы?
- Юк
Ул миңа якынрак килеп утырды да, үзе белән булган бер вакыйганы сөйләде.
“Мәктәптә инглиз телен яхшы өйрәтмәделәр. Бәлки ул вакытта миңа гына кызык булмагандыр, кем белә бит?! Үсә төшкәч, телне өйрәнүнең ни дәрәҗәдә мөһим һәм кызык икәнен аңладым. Теория белән еракка китеп булмый, сөйләмне даими сөйләшеп кенә шомартып була дип уйладым. Ул вакытта Казанда зур чемпионат вакыты иде, чит илдән кайткан яшьләр дә күп. Минем юлым шунда бер егет белән кисеште. Ул – җырчы. Мин – аның фанаткасы. Янына килдем дә, инглизчә исәнләштем. Без сөйләшеп киттек. Оныткан сүзләрем дә кирәк вакытта искә төште. Көн саен караган фильмнар, укылган китапларның файдасы сөйләшкәндә сизелә икән, дигән нәтиҗәгә килдем. Телефон номерларын алышканда, аның беркайчан да шалтыратмавына ышана идем. Шул көннән соң ике ай вакыт узды. Мин яраткан кешем белән гаилә кордым. Хәзер мәктәптә инглиз теле дәресен укытам. Беләсеңме, бу өлкәгә кереп китәргә миңа бары тик җырчым белән инглизчә сөйләшү этәргеч булган бит! Мин ул көннән соң үземне тулаем чит тел өйрәнүгә багышладым. “Теге егет шалтыратмадымы?” - дип сорыйсыңдыр. Шалтыратты. Мин ирем белән чит илдә сәяхәттә вакытта искә төшерде ул мине. Ләкин мин теге чактагы кебек хыялый түгел идем инде. Шуңа күрә без танышлар буларак сөйләштек тә, мин аңа рәхмәтемне әйттем...”
Кызык. Инглиз теле курсымның беренче көне шулай башлануы уңышлы булды – мин инглиз теле укытучысы янына барып, “Мине доп.сессиягә калдырыгыз әле?” - дидем. Ул вакытта дәресне начар уку сәбәпле түгел, ә телне өйрәнергә нинди дә булса мотивация булуын теләдем. Җәй буе инглиз телен өйрәндем, ләкин сөйләшергә һаман да оялам. Бәлки миңа да яраткан чит ил җырчымның концертына барырга кирәктер?
Аның белән танышуыма мин бүген дә сөенеп туя алмыйм. Тормышта киңәш бирүче, сиңа кирәкле юлны күрсәтүче булганда бик рәхәт икән! Без бит күп очракта теләгәнгә түгел, ә кирәк булганга эшлибез. Ә аннары эштән кайтып, караватка яткач, үзебезне чит илдә итеп күзалдына китерәбез. Менә иртәгә үк яраткан эшем белән шөгыльләнә башлыйм, чит тел өйрәнәм, - дип борылып ятабыз. Ә сәяхәт дигәннән... Чит илгә барып кайткач, сөйләрмен яме?...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз