Логотип Идель
Блоглар

Журнал ничек ясала: Торт, фотоаппарат, ике песи

Беркөнне журналыбызның редактор урынбасары: “Якын арада торт ашарга уйламыйсыңмы?” – дип кызыксынды. Журналыбызның редактор урынбасары Гөлүсә апа Закирова барлык урынбасарларның урынбасары ул! Сорауны да дөрес итеп куя белә. Торт ашарга уйламаган булсам да, мондый сорау бирелгәч, тиздән ашарга туры киләчәге аңлашылды.

Идея шундый: үзмәшгульләрдән салым түләттерү турындагы язма өчен рәсем яки фото кирәк. Монда бер почмагы киселгән торт идеаль туры килә. Торт фотосы булса, өстенә фотошопта яки кулдан “Салым” дип язып куярга була. Идея шәп, аны тормышка ашыруга вакыт берничә көн бар. Фотога төшерерлек гадирәк торт алырга дип кибеткә чыгып киттем.

Кибеткә кердем. Тортлар бүлегендә бер абзый әрле-бирле йөри, әле телефонына, әле тортларга карый. Мин журналга чыгарга лаек булыпткүренгән беренче тортны алдым да, кассага йөгердем. Торт өчен түләвем булды, тәм-том бүлегендә торган абзый мине куып җитте дә, тортны аңа бирүемне үтенде. Аның хатынының туган көне икән, хатыны үзе яраткан тортны сораган булган. Ә минем кулымда нәкъ шундый торт, кибеттә андый торт башка калмаган икән. Үз бәясенә өстәп тагын иллелек бирәм дигәч, абзыйның хәленә керергә туры килде. Шулай итеп, беренче көнне торт фотога төшерелмичә калды.

Икенче көнне шул ук кибеткә кереп, шундый ук торт алып чыктым. Тортны өйгә алып кайткач, фотоаппаратның эштә калганы искә төште. Эшкә килгән-килгән, бераз эшләми дә китеп булмый. Бераз… тот капчыгыңны… Өйгә кич кенә кайттым. Фотоаппарат бар – торт юк. Өйдәгеләр: “Кунаклар кереп чыккан иде, торт алып кайтып куюың бик яхшы булды әле”, – диләр, кулымны кыстылар, ачы күз яшьләремне сөрттеләр.

Өченче көнне, тагын шул ук кибеткә, тагын шул ук тортны алырга кердем. Сатучы миңа сәерсенеп карый. Кассир мине торт кына ашый дип уйламасын өчен песи азыгы да алдым. Сатучы мине песи азыгы һәм торт кына ашый дип уйламасын өчен, мандарин, селедка һәм ипи алырга да туры килде. Бу юлы торт та, фотоаппарат та бар. Кәгазь кисәгенә салым дип язып, кәгазьне зубачисткага утырттым. Торт күтәреп, яхшырак фон эзләп өй буйлап йөрим. Берничә кадр ясаганнан соң, фотолар артык гади, соры һәм күңелсез булып тоела башлады. Ярый әле өйдә һәр фотога бераз кәеф, ямь өсти торган нәрсә бар. Торт янына песине бастырып үрә катып торырга кушам. Песи тортны лапыл-лопыл ашарга кушам дип уйлады ахры. Каяндыр иң зур кашыгын тартып чыгарды та, тортка үрелде. Тортны көчкә-көчкә ерткыч авызыннан тартып алып өлгерәм. Шулай да, мәчемодель булып хезмәт иткәне өчен бераз өлеш чыгарырга туры килде. Төшергән фотоларның ничек килеп чыгуын караган арада, мәчемоделем каядыр чыгып тайган. Аны эзләп башка бүлмәгә чыксам, икенче песиебезне уятып ята икән. Тегесе уянгач, алар җитәкләшеп, ашыкмыйча гына торт торган бүлмәгә таба юнәлделәр. Беренче песи икенчесенә: “Бу бүлмәдә торт ашаталар”, – дип әйткән булса кирәк! Йокыдан торган песи тортка үрелеп, аны тешләргә чамалап зур итеп авызын ачкан иде, тик аны фотога төшерергә уйлавымны күреп, бу фикереннән кире кайтты ахрысы.

Ясаган кадрлар арасыннан яхшыракларын сайлап, журналны версткалаучыга җибәрдем. Фотолар ярый торган булса, күңелемә, ә соңыннан карыныма да бик якын булган торт фотосы журналда чыгачак.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев