Логотип Идель
Блоглар

Журналистика - "Безне алда ни көтә?"

Әлеге очрашудан соң, авылга кайтып теге апаларга да фикерләрне җиткерәсем килде. Хәер, аларның һәрберсендә дә телефон бар – сайтка кереп укырлар әле дип уйладым.

Журналистика белән тормышымны бәйләгәнче, аның бу дәрәҗәдә  кызыклы һәм киң дөнья икәнен белми идем. Ни өчен “бу дәрәҗәдә” дим, чөнки тәҗрибә күбрәк тупланган саен, бу өлкәнең төрле якларын ачасың һәм кызыксынуың да бермә-бер арта. Ә иң мөһиме – журналистикада син үзең өчен яшәмисең, синнән мәгълүмат көтеп торучы аудиторияң, укучың да бар...


Сүз башы

Кичә Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә “Московский комсомолец” газетасының баш мөхәррире Павел Гусев белән очрашу булды. Аның турында мәгълүмат укыганда мастер-класс кызыклы үтмәс кебек тоелган иде, ләкин сүз кунагыбызга бирелүгә, колаклар торды, телефоннар сүндерелде. Павел Гусев яңа медиа чаралары, бүгенге көндә журналистиканың тоткан роле һәм проблемалары турында сөйләде. Үземә ошаган фикерләрне сезгә дә җиткерәм.

Гәҗит сатыла, тик укылмый

Павел Гусев фикеренчә, хәзер басма матбугатка ихтыяҗ бик аз. Бу киосклар һәм почтальоннар хезмәтенә бәйле. Беренчедән, хәзер киоскларда газеталар аз сатыла икән. Спикер билгеләп үткәнчә, Мәскәүдә 1600 киосктан 700е генә калган. “Хат ташучыларга килгәндә, газеталар укучыга вакытында китерелми. Бу бик начар күренеш. Укучы актуаль язмаларны укымыйча кала, һәм гомумән, укып та тормаячак. Хат ташучы үзләре теләгән вакытта яки мөмкинлеге булганда гына ташый”- ди Павел абзый. 
Мин, авыл кызы буларак, аның сүзе белән килешәм. Ләкин бездә газеталар вакытында килми димәс идем, хәзер басма матбугатны укучылар кими анысы. Әмма авылыбызда бер гадәт сакланып калган – өлкән яшьтәге апалар атнага бер китапханәгә чыгып, газета-журналлар укыйлар. Өстәвенә, мәкаләләрне анализлап та утыралар. Кызык бит?! Мин бу күренешне гел читтән күзәтәм. Үзем дә әлеге өлкәне бераз гына чамалау сәбәпле, башка күзлектән каравы тагын да күңеллерәк икәнен аңлыйм. Шуңа күрә Павел Гусевның фикеренә каршы итеп, “Укучылары булганда газета-журналлар килә һәм укыла әле”, - диясем килә.

Журналист – блогер

Арагызда инстаграмда теркәлмәгән һәм блогерларга язылмаган кешеләр бармы? Хәер, блогер дигәндә, хәзер кемне дә мисалга китереп була. Шул ук артистлар, иҗатчылар, фотограф-видеограф – барысы да әлеге төргә керә бит? Ә журналист? Журналист блогер була ала, ә блогер журналист була аламы? Павел Гусевның бу турыда үз фикере бар:
“Журналист һәрчак блогер була ала. Ләкин блогинг белән журналистика бик аерыла. Беренчедән – ирек. Әйе, без сезнең белән закон һәм җәмгыять рамкасында эшлибез”. Димәк, аудиториянең ихтыяҗын үтәсәк тә, алар көткән генә мәгълүматны бирмибез. Без аларны тәрбияләү фунциясенә ия булганлыктан, билгеле бер проблемага басым ясыйбыз. Аларның фикере нигезендә ачыклык кертәбез. Хәер, аның әйтергә теләгән сүзен шулай дип аңладым. Ул блогерларны ирекле кысаларда “иҗат итә” дип аңлатты. Янәсе, блогерлар сүгенү сүзләрен куллана алалар. Алар аны куллана да. Ләкин блогерлар журналистның бурычларын капламасмы? Укучының карашын үзгәртмәсме? Яңа медиа чаралары үзләре белән ни алып килер? Бу спикерның риторик соравы булып калды, чөнки аңа төгәл җавапны хәзер генә биреп булмый.

Безне ни көтә соң?

Журналистиканың киләчәге турында сүз кузгалгач, Павел Гусев тагын сорау арты сорау яудырды: “Ике-өч елдан ни булачагын күзалдына китерәсезме? Ә бит бүгенге медиа чараларын ун ел элек уйламый да идек. Галимнәр бәлки чамалагандыр, ләкин җәмгыять бу үзгәрешләрне тиз кабул итте: барыбызның кулында гаджетлар. Журналистика белән ни булыр соң? Аның җәмгыятьтә тоткан урыны калырмы? Яңа мәгълүмат чаралары карашны ничек үзгәртер?” Миңа кунакның тагын бер фикере ошады. “Без базарга яки кибеткә кергәч, бик сайланабыз, эзлибез һәм соңгы чиктә продукциянең сыйфатына түгел, бәясенә карап алабыз. Ләкин сайлау мөмкинлеге аз булса, сыйфатлысын эзлибез. Мәгълүмат белән дә шулай. Хәзер укучы теләсә кайдан вакыйга турында укып белә ала. Ләкин ул мәгълумат чарасын чагыштырып тормый. Шуңа күрә “укучыларның башын чүп белән тутырмасак” иде. 
P.s.: Менә шулай. Әлеге очрашудан соң, авылга кайтып теге апаларга да фикерләрне җиткерәсем килде. Хәер, аларның һәрберсендә дә телефон бар – сайтка кереп укырлар әле дип уйладым. 

фото: pixabay.com

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: журналистика Павел Гусев КФУ, мастеркласс

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев