Логотип Идель
Блоглар

Зөләйха баласын ыңгырашмыйча, өн дә чыгармыйча тудырды...

Казан үзәгендә кыргыз эшләпәсе яисә үзбәк түбәтәе кигән, фестиваль символикасы төшерелгән зур букчалы кешеләрне күргәч: “Ә-ә, үзебезнекеләр икән әле”, дип, ирексездән елмаеп куясың.

Төрки халыкларның  XIV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале матур гына ачылып китте, спектакльләр һәм фестиваль чаралары гөрли. Казан үзәгендә кыргыз эшләпәсе яисә үзбәк түбәтәе кигән, фестиваль символикасы төшерелгән зур букчалы кешеләрне күргәч: “Ә-ә, үзебезнекеләр икән әле”, дип, ирексездән елмаеп куясың. Тывамы, хакасмы, дагыстанлымы, башкортмы – һәммәсе дә шундый якын, шундый үз.

Бер караганда, алар үз илләренең җылысын, милли рухын, кабатланмас мәдәниятен алып килгән, икенче яктан, “Нәүрүз” кунакларының уртак төрки тарих һәм мәдәният варислары икәнлеген әллә кайдан танып була! Безнең театрлар да бер-беребезгә бик аңлаешлы, сөйкемле икән.

Нобель премиясе лауреаты Эрнест Хэмингуэйның “Карт һәм диңгез” әсәрен сәхнәдә куеп буладыр дип, башка да китерерлек түгел. Кебек. Әсәрнең башыннан ахырына кадәр – ялгыз персонаж, балыкчы карт. Тагын акула һәм балыклар, иксез-чиксез диңгез – аларны сәхнәдәй чикләнгән мәйданда ничек гәүдәләндереп була? Абакан шәһәре А. Топанов исемендәге Хакас милли драма театрының спектаклен күргәнче, шулай уйлыйсың. Ләкин була икән! Баксаң, хәзерге заманда иҗат кешесе иҗатта теләсә нинди максатларга ирешә ала. Мәсәлән, хакаслылар очрагында сәнгатьләр синтезы – театр һәм ком анимациясе катнашмасы ярдәмгә килгән. Чыннан да, җил-давыллы, дәрьялы табигать стихиясен күрсәтер өчен, икенче бер табигый стихия – комнан да яхшырак ни бар?! Шунысы кызыклы, әлеге, фәлсәфи риваять булсынмы ул, притча диикме – әсәр – хакас этник музыкасы белән баетылган һәм үз милли йөзе булган спектакльгә әверелгән.

Фестиваль спектакльләре – бераз гына үзгәрәк спектакльләр – театр сәнгатенең иң алдынгы, югары казанышларын күрсәтә торган урын түгелме икән ул? Монда теләсә нинди олы максатка ирешүдә һәртөрле чара да аклана түгелме? Әйтик, төрки театрлар алдына бүген: “Космик ракетаның галәмгә күтәрелгәнен күрсәтегез!”, - дигән максат куйсалар, креатив иҗатчылар моның дистәләгән кызыклы ысулын уйлап табар һәм тамашачыга сәнгатьчә итеп һәм лаеклы рәвештә күрсәтә алыр иде сыман тоела.

Уфадан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының быелгы гастрольләрен карый алмаган тамашачы “Зөләйха күзләрен ача” дигән спектакль белән аеруча кызыксынгандыр, мөгаен. Кызыксыну – Гүзәл Яхина романының татар әдәби мохитендә шау-шу һәм бәхәс тудыруыннан гына түгел, минемчә. Сәхнәдәге чишелеше ничегрәк аның? Әдәби әсәрне китаптан уку бер хәл. Ә ике сәгать ярым дәвам иткән спектакльгә ниләр генә “сыйдырып” була соң? Ярослава Пулинович инсценировкасы – тыгыз һәм “күпсыйдырышлы” булып чыккан. Баштагы вакыйгалар Зөләйханың сөргенгә озатылгач, мал-туар ташый торган вагонда барганда хәтеренә төшергәннәре рәвешендә уйланылган. Үткән тормышын – авылдагы өйләрен, Мортазаны, кайнанасын  - Убырлы карчыкны ул һәрдаим исенә төшерә. Кайнана белән мөнәсәбәтләре – аерым тема. Сукыр кайнана (образы)  Зөләйха күз алдына йә таягы белән капшана-капшана үзе килеп баса, йә Зөләйха үзенә-үзе кайнана тавышы белән сөйли. Сөргендә дә сукыр карчык аның һәр адымын “тикшереп”, һәр гамәле өчен битәрләп, “Күшеккән тавык!”  (ә татарчага “җебегән тавык” дип тәрҗемә иткәннәр иде) дип кычкырып тора. Убырлы карчыкның һәр сүзе Зөләйха аңына, канына сеңгәнлеген режиссер Айрат Әбүшаһманов шулай үтемле итеп күрсәтә алган.

Спектакльнең иҗат төркеме әйтүенчә,  “Зөләйха күзләрен ача” – театрның иң күп табыш китерә торган спектакле. Мәскәүдә аңа, мәсәлән, 10 сум торган билетлар да сатылып беткән. Тамашачының шулкадәр кызыксынуының серен үземнең дә ачасым килеп бардым мин бу спектакльгә. Буш урындыклар түгел, хәтта Камал театрының залы тирәли басып карарлык урыннар да калмаган иде! ”Кызыксынучан тамашачы” булып та, “усал кайнана” күзлегеннән дә карап, үзем өчен кайбер “сер”ләрне чишәргә тырыштым. Табышлылыкның (кассовость) кайбер сәбәпләренә төшенә алдым да шикелле. 

Беренчедән, җәмгыятьтә ил тарихындагы утызынчы еллар белән кызыксыну һаман кимеми әле. Шунысы да бар: иҗат төркеме 30нчы елларны сурәтләүдә чорына хас эстетика: курку-куркыту, тупаслык, кычкырыш-кыйнаш-атышларны җитәрлек кулланган – заманча боевиклардан калышырлык түгел. Өченчедән, тамашачыны “кыздыра” торган күренешләр спектакльгә шулай ук бал сылап куйгандай, “исе” белән үк чакыра. Әнә тишек баржага төялгән халык арасында батып барган Зөләйханы Игнатов коткара һәм хатын, сәхнәнең алгы сул як читенә үк килеп, бәби таба.  Дөресен әйтергә кирәк: татар-мөселман хатыннарына хас рәвештә, Зөләйха баласын сабыр-тыныч кына, хәтта ыңгырашмыйча, ялгыш кына да бер өн чыгармыйча  тудырды. Тамашачы нервыларының ныклыгын артык сынамаганы өчен бу очракта режиссерга рәхмәттән башка сүз юк. Шул ук вакытта натурализм сөючеләр дә канәгатьләнү алгандыр...

Ләкин сәхнәнең шушы ук читендә бик тупас итеп җенси акт күренешен күрсәттеләр. Әллә нинди көфер почмагы булды ул: Игнатов шунда йә Зөләйханы көчләргә маташа, йә Аглая исемле җилбәзәк холыклы тоткынны аударып сала. (Соңыннан Зөләйханың улы Йосыф, тайгада йөргәндә өшеп, әнисе табып кайтаргач, нәкъ шушы урында ук берничә тәүлек буе үлем белән көрәшеп ятачак әле). Хайвани инстинктларга мөрәҗәгать итүне иҗат-сәнгать әһелләре нинди генә матур исемнәр белән атарга, яки “табигыйлек”, “шушы чор эстетикасын күрсәтү” яки “заманчалык” дип, сәнгати кануннар белән акларга тырышмый. Тик моның нигезендә, минемчә, һәрвакыт бер генә мәнфәгать ята: артист тәнен сатып, тамаша ясау, тамашачының игътибарын иң җиңел юл белән җәлеп итү һәм, нәтиҗәдә, барыбер акча эшләү, табыш арттыру. Хатын-кыз үз теләге белән, юл кырыена  тәнен сатарга чыгып басамы, әллә аны режиссер үз ихтыярына буйсындырып, аның тәнен сәхнәдә яки камера каршында сатамы – болар барысы да шул ук бер үк “сәнгать”...  

Асылында кыргыйлык һәм мал-табышка бәйлелек ятса да, шуның ише нәрсәләргә хәзер беркемнең исе китми. Күнегелә бугай. Тик “Зөләйха...” да мондый күренеш сискәндерде. Һәм шомландырды: гади тамашачы өчен нинди генә “16+”, “18+”, ә бәлки “21+” дигән үк ярлык сугылмасын – спектакльдә уйнарга балигъ булмаган балалар да җәлеп ителгән бит. Аларның күңелен яралаганны иҗат төркеме һич тә уйлап карамыймы соң әллә? Әллә... “сәнгать корбаннар таләп иткәч”, ниндидер “...+”ларны исәпкә алмаска да буламы?

“Нәүрүз” фестивале турында башлап, әнә кайларга кереп кителгән... Югыйсә, фестивальдә катнашкан һәр ил, һәр республика фестивальгә иң ятышлы, хәтта төрле фестивальләрдә катнашыр өчен махсус куйган  әсәрләрен алып килә, дип язып куярга теләгән идем. Ә чынлыкта ул алай түгел икән.

Фестивальләрдә киң массаларга исәпләнгән – “кассовый” спектакльләр дә катнаша, һәм “Зөләйха...” – шуның бер мисалы.  Г. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, мәсәлән, фестивальләрдә катнашыр өчен спектакльләрне махсус куйган юк, дип белдергән иде матбугат конференциясендә. Күпчелек башка режиссерлар да махсус куймыйдыр, дип исәпли татар режиссеры.

“Нәүрүз” быел башкорт театрына багышланган. Башкортстанның алты театры алты спектакль күрсәтә! Курчак спектакленнән алып трагедиягә кадәр алып килгән якын кардәшләр Казанга. Фестивальдә катнашучыларга – уңышлар, ә тамашачыга – һәр спектакльдән уңай тәэсирләр алырга насыйп булсын.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: театр Театр елы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев