-
ПОПУЛЯР БЛОГЕР ИЛҮЗӘДӘН КИШ-МИШ САЛАТЫ. Рецепт. Популяр блогер Илүзә Ильдарскаядан тәмле салат рецепты!
-
ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫНЫҢ БОЗЫЛУЫ КӨТЕЛӘ Татарстанда аномаль салкыннар көтелә.
-
МАШИНА ЙӨРТҮ ТАНЫКЛЫГЫН QR-КОДКА АЛЫШТЫРАЛАР? Россиянең берничә төбәгендә машина йөртү таныклыгын алыштыру буенча эксперимент уздырачаклар.
-
ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ БУРАН КӨТЕЛӘ Юлларда кар көртләре булачак.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
ЗУР ШӘҺӘРДӘ НИ ҖИТМИ?
Башымда Әзһәр Шакировның «Асфальтта талантлы бала тумый» дигән фикере әйләнеп йөри. Ул, әлбәттә, бу сүзләрне милли кимәлдәге талантлар турында әйтте. Глобальләшү шартларында шәһәрләрнең милли рухны юкка чыгаруына ишарә иде бу. Ә бит төптән уйлаганда, миллилекне генә түгел, шәхесне дә нык үзгәртә бу тирәлек.
Зур шәһәр шартларында үз-үзеңне әйбәт хис итү өчен нишләргә? Кеше тәкъдирдән ерак китә алмый дип санаучылар күп булса да, сайлау һәрвакыт бар ул. Шәһәр белән авылның да, яки зур шәһәр белән кечкенә шәһәрнең дә плюс-минусларын белгән хәлдә үзеңә ни якынлыгын аңлау гына кирәк. Ни табып, ни югалтасың бит. Ә әлегә зур шәһәр шартларында үз-үзеңне әйбәт хис итү өчен психологлар биргән киңәшләргә колак салыйк.
ТИЕШЕНЧӘ ЙОКЛАГЫЗ. Какшый башлаган нерв системасы өчен иң әйбәт дәва – йокы тую. Йок лар алдыннан гаджетларны читкә куеп, саф һавада йөреп керегез.
СПОРТ БЕЛӘН ДУСЛАШЫГЫЗ. Тренажер залларына йөрү мәҗбүри түгел, «скандинавияле» адымнары белән йөрисезме, йөгерәсезме, йога белән шөгыльләнәсезме – тик озаклап телевизор каршына яки гаджетка гына берекмәгез.
ТОРМЫШ РӘВЕШЕН ЕШРАК ҮЗГӘРТЕГЕЗ: планлаштырылмаган отпуск алыгыз, чираттагысыннан баш тармагыз яки ерактан торып эшләүгә күчеп карагыз.
МЕДИТАЦИЯДӘН ДӘ БАШ ТАРТМАГЫЗ. Релакс, ароматерапия – стресстан котылу чаралары.
СТРЕССКА КАРШЫ ТОРЫРГА ӨЙРӘНЕГЕЗ. Негатив эмоцияләрдән шунда ук котылырга тырышыгыз, эчегезгә җыймагыз, борчыган ситуацияне анализлагыз, үзгәртә алмасагыз, аңа мөнәсәбәтегезне үзгәртегез.
ЯКЫННАРЫГЫЗ БЕЛӘН ЕШРАК АРАЛАШЫГЫЗ, үз хисләрегезне белдерергә өйрәнегез, эчегездә негатив тотмагыз.
ДӨРЕС ТУКЛАНУГА ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ, аяк өсте генә, кулда гаджетлар булган көе ашамаска тырышыгыз. Фастфуд турында гомумән онытыгыз. Яшелчә һәм җиләк-җимешләр, чикләвек, кипкән җимешләрне күбрәк кулланыр га тырышыгыз.
ЯҢА УРЫННАРДА БУЛЫГЫЗ, яңача ял итегез, төрле китаплар укыгыз, яңа хоббилар булдырыгыз, ят ризыклар ашап карагыз, яңа кешеләр белән аралашыгыз, күзаллавыгызны киңәйтегез.
Дәвамы журналның февраль санында
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз