Логотип Идель
Бу - кызык!

Әдәби көрәшнең беренче этабы башлана

Әдәби Сабан туе якынлаша, димәк, көрәшчеләрне дә барлар вакыт!

Әдәби көрәшнең онлайн туры 11 июльдән  башлап 25 июльгә кадәр үткәрелә. 2023 елгы әдәби марафоннарда катнашкан әдәбият сөючеләр арасыннан ике яшь категориясендә (яшьләр һәм өлкәннәр) 16 шар финалист сайлап алыначак. Әлеге финалистлар аннары Әдәби Көрәшнең II этабында - 11 августта Апас районында үткәреләчәк Әдәби Сабан туенда "бил алышачак"!

Конкурс шартлары белән сылтама аша кереп таныш.

26-30 июль аралыгында Татарстан Язучылар берлеге бинасында жюри әгъзалары җыелышып әдәби көрәшчеләрнең видеоязмалары белән танышачаклар һәм һәр категориядә 16 финалистны сайлап алачаклар. Яшь категорияләре: 18 яшькә кадәр, һәм 18+.

Һәр яшь категориясендә хөкемдарлар (Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары) тарафыннан җиңүчеләр билгеләнә: 16 финалисттан - 8, 8 финалисттан - 4, ә 4 финалист арасыннан гран-при, I, II һәм III урыннар сайлап алына.

31 августта әдәби көрәш финалистлары исемлеге ВКонтакте'дагы төркемдә, Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлегенең рәсми сайтларында  һәм әдәби марафонның Телеграм-каналында  урнаштырылачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев