-
ТАТАРСТАНДА КАРЛЫ ҺАВА ТОРЫШЫ САКЛАНА Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана, җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Бөтен дөньяда татар телендә 7 МИЛЛИОНГА ЯКЫН КЕШЕ СӨЙЛӘШӘ Бөтен дөньяда татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә, аларның күбесе телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьминга «Без галстука» интервьюсында сөйләде.
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК! Шунысы да бар: җанисәпкә иҗади килеп булмый, монда уйлап кына гамәл кылырга кирәк, дип кисәтә белгечләр. Димәк, безгә төп-төгәл күрсәтмәләр дә артык булмас.
-
МӘХӘББӘТНЕ САТЫП АЛЫРГА МӨМКИНМЕ? Казан егете, Россия актеры Шамил Хаматов Казанга киләчәк. 15 гыйнвар көнне 18: 30 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында «Корпорация Ad Libitum» фильмының премьерасы күрсәтелә.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
Балага нинди исем кушарга ярамый?
Чит телдән алынган исемнәрнең тәрҗемәләрен белми торып исем кушу яки төрле хәрефләр җыелмасы гына булган «исемнәр» кушу да дөрес булмас.
Айгөл, Айнур кебек исемнәр, -нар кушымчасына беткән исемнәрне кушу гаеп эш түгел. -ай компонентын кулланырга ярый. Ә «Ай колы» дип исем кушарга ярамый. Күк җисемнәренең колы дигәнне аңлаткан исемнәр кушу дөрес түгел. «Шәмс» – кояш, «гәбд» – кол дигәнне аңлата.
Пәйгамбәребез чорында берәүнең исеме «Кояш колы» дип аталган. Шуңа Рәсүлебез аны үзгәртеп, шул сүзләрне әйткән. Ә «нар» сүзенә килгәндә, ул фарсы телендә «гранат чәчәге» дигәнне аңлата. Балаларга динебез рөхсәт иткән, матур мәгънәле исем кушу - әти-әниләрнең бурычы!
Рәсүлебез: «Кыямәт көнне сезне ӘТИЛӘРЕГЕЗ ИСЕМЕ һәм ҮЗ ИСЕМЕГЕЗ белән чакырачаклар. Шуның өчен балаларыгызга матур (мәгънәсе ягыннан яхшы булган) исемнәр бирегез», – дип әйткән.
Балаларыбызны Аллаһы исемнәре белән атарга ярамый. Мәсәлән, Аллаһының күркәм исеме – Рахман (Рәхимле) белән атарга түгел, ә ГАБДРАХМАН дип атарга кирәк, ягъни «гәбд» кушымчасын өстәргә. Гәбд – кол дигәнне аңлата. ГАБДРАХМАН – Рахманның колы дигәнне белдерә. Шулай ук пот (идол) исемнәре белән атау ярамый. Мәсәлән, Рәсүлебез вакытында Сәнам (хатын-кыз матурлыгын гәүдәләндергән пот) исеме киң таралган була. Пәйгамбәребез ул исемне тыя һәм кешеләр аны икенчегә үзгәртә. Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе исемле сәхабәне әти-әнисе Гәбдешшәмс, ягъни «Кояш колы» дип атаган була. Расүлебез, кеше Кояш, Ай исемнәре белән атала алмый, дип аны Габдрахманга алыштыра. Әгәр исемнең яңгырашы матур булып та, мәгънәсе ямьсез, сәер булса, андый исемнәрне кушмау хәерле.
Чит телдән алынган исемнәрнең тәрҗемәләрен белми торып исем кушу яки төрле хәрефләр җыелмасы гына булган «исемнәр» кушу да дөрес булмас.
чыганак: Шәһри Казан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз