Бер түтәрәм күпме була?
“Үзе бер карыш, сакалы биш карыш” дигән сүзләр әкиятләрдә еш очрый. Күпме озынлыкта булган соң ул сакал? Яисә “Түтәрәм-түтәрәм тарым бар, күтәрә алсаң, барын да ал” дигән табышмак-гыйбарәне кем генә белми икән? Бер түтәрәм тары күпме авырлыкта булган соң?

Борынгыдан килгән болгар-татар үлчәү (озынлык, ераклык һәм авырлык) берәмлекләрен күбебез хәзер олылардан ишетеп кенә, яисә китаплардан укып кына белә, әмма күп очракта мәгънәләрен аңламый калабыз. Менә кайбер шундый үлчәү берәмлекләренең аңлатмалары.
Ук атымы – атылган укның очу ераклыгына тигез ара.
Колач – як-якка сузылган ике кул арасы (бер кулның бармак очларыннан икенче кулның бармак очына кадәр).
Бер кул буе – җилкәдән бармак очларына кадәр булган ара.
Карыш – киерелгән кулның баш бармагы очы белән урта бармак очы арасы, уртача чирек аршынга тигез.
Күз күреме – тигез урында күреп була торган ара.
Өрмәк – эт өргән тавышны ишетеп була торган ара.
Аршын – 71 сантиметрга тигез.
Кадак (гөрәнкә) – 409,5 г чамасы.
Мыскал – 1/96 кадак – якынча 4,26 г.
Түтәрәм – нәрсәнең дә булса чиреге, ягъни дүрттән бер өлеше.
Әҗмуга – нәрсәнең дә булса сигездән бер өлеше.
Безнең бабайлар чиләк, капчык, подаука (бер пот әйбер сыешлы агач яки калай савыт), коштабак кебек үлчәү берәмлекләрен дә кулланган.
"Идел" архивыннан.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев