Логотип Идель
Бу - кызык!

Бу киңәшләрне укы һәм җәйге ялларны онытылмаслык итеп үткәр!

Менә бетмәс-төкәнмәс дәресләр, укырга дип иртә торулар, сәгатьләр буе өй эше эшләп утырулар, мәктәпнең соңгы кыңгыраулары артта калды...

Менә бетмәс-төкәнмәс дәресләр, укырга дип иртә торулар,сәгатьләр буе өй эше эшләп утырулар,мәктәпнең соңгы кыңгыраулары артта калды...

Алда бәхетле,эссе,күңелле җәйге каникуллар көтә.Ә бәлки,алай да түгелдер? Кызыклы дәресләр, дуслар белән йөрүләр, яңа белемнәр ачышлары тәмамланды һәм күңелсез, кызу җәй башланды. Балалар үзләренең ялларын ничек үткәрергә белмиләр.

Җәйге каникул ялларын ничек күңелле һәм шул ук вакытта файдалы итеп үткәреп була соң?Мин сезгә берничә вариант тәкъдим итәм.Төн уртасына кадәр компьютерга текәлеп утыруны һәм төшке ашка кадәр ялкауланып ятуны туктатырга вакыт. Уяныгыз һәм җәйге көннәрегезне бүгеннән үк планлаштыра башлагыз!

1) Мөгаен, җәйге ялларның берсендә сез бөтен гаиләгез белән диңгезгә ялга китәргә теләрсез.Моны җәйнең гомуми планына кертегез.Диңгез буендагы яллар бала хәтерендә якты тәэсирләр калдырачак.

2) Әлбәттә,җәйге ялларны дусларыгыз белән самокат,велосипед,роликларда йөреп үткәреп була. Кичләрен яки ял көннәрендә спорт белән шөгыльләнү бик яхшы ысул.

3) Каникулларда, ниһаять, ел дәвамында кунакка барырга вакыт булмаган кешеләрне күрергә мөмкинлек туа. Бала үзенең туганнары,мәктәп дуслары белән очраша ала.

4) Балагызның кызыксынуларына карап, аны җәйге лагерьга бирә аласыз. Хәзерге заманда андый лагерьлар бик күп!

5) Каникулларны күңел ачу вакыты буларак кына кабул итәргә кирәкми. Бала ел дләвамында барып чыкмаган яки җитешмәгән юнәлеш буенча әзерләнә ала. Мәсәлән, һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе берәр cәгать математика, шимбә, җомга көннәрендә инглиз теленә игътибарын юнәлтә ала.

Әлеге киңәшләр файдалы булгандыр дип уйлыйм. Сезгә якты тәэсирләр һәм яңа ачышлар белән тулы искиткеч җәй телим!

Лилия Фатыйхова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев