Логотип Идель
Бу - кызык!

Якынча 95 процент кеше мәчеләр белән сөйләшә икән...

Песиләр – дөньядагы иң популяр йорт хайваннарының берсе. Аларның борынгы тарихы һәм уникаль сыйфатлары күп гасырлар дәвамында кешеләрнең игътибарын җәлеп итә. Мәчеләрнең безне сокландыра һәм гаҗәпләндерә торган үзләренә күрә бер зәвыгы бар. Әлеге мәкаләдә без песиләр турында булган кызыклы 15 фактны карап китәрбез.

1. Песиләр караңгыда күрә ала, чөнки күзләрендә тапетум дип аталган махсус катлам бар. Ул күзнең челтәр катлавы артында урнаша һәм яктылыкны фоторецепторларга кире кайтара, бу мәчеләргә хәтта иң зәгыйфь яктылыкны да күрергә мөмкинлек бирә.
2. Мәчеләрнең колак хәрәкәте өчен җавап бирә торган 20 дән артык төрле мускуллары бар.
3. Песи койрыгы сикергәндә үзенчәлекле руль булып тора һәм барлык хәрәкәтләрне балансларга ярдәм итә. Шулай ук мәче койрыгы тән температурасын терморегуляцияләү өчен берникадәр вентилятор булып хезмәт итә дип санала. Мондый функцияләрдән тыш, ул аның  ярдәмендә хуҗасына үзенең эмоциональ халәтен дә  белдерә ала.
4. Песиләрнең 30 теше бар. Алар кешедәге сыман  бер тапкыр сөтледән тамырлыга яңартыла. Чагыштыру өчен, өлкән кешедә норма булып 32 теш, ә этләрдә 42 теш санала.
5. Мәчеләр 50гә якын кеше йөзе һәм тавышларны истә калдыра алалар. Шулай ук, алар 100гә якын тавыш чыгарырга мөмкиннәр. 
6. Мыеклар мәчегә пространствода ориентлашырга ярдәм итә, бигрәк тә караңгыда. Шуңа күрә аларга тияргә, бигрәк тә кисәргә  ярамый.
7. Песи башын бормый гына 200 градуска кадәр булган әйләнә-тирәне күрә, ә кеше якынча 180 градус кадәр генә күрә ала.
8. Песи йөрәге минутына 140 тибеш ясый, ягъни кешенекенә караганда 2 тапкыр ешрак тибә, ә песи баласыныкы 3 тапкырга күбрәк.
9. Мыраулау – әйләнә-тирә дөнья белән аралашуның бер ысулы. 
10. Барлык йорт хайваннары арасында мәчеләр популярлык буенча беренче урында тора.
11. Песиләр кайбер төсләрне күрәләр. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, мәчеләр кызыл, яшел, зәңгәр төсләрне аера, ә калганнары  аларга соры булып күренә. 
12. Йорт мәчеләре булган кешеләр озаграк яшиләр һәм стресска һәм йөрәк өянәгенә азрак дучар булалар.
13. Песиләр конфетны яратмыйлар, чөнки баллы, татлы тәмнәр сизмиләр. Шулай ук, мандарин һәм лимон исен күрә алмыйлар.
14. Якынча 95% кеше мәчеләр белән сөйләшә.
15. Әгәр песи аркасына ята икән, димәк ул сезгә ышанычын белдерә. 

Шулай итеп, песи искиткеч хайван һәм кеше өчен тугры дус була ала. Әгәр дә сез мәче алырга телисез икән, башта  аны бәхетле итәр өчен җитәрлек вакыт һәм игътибар бирергә әзер булуыгызга инаныгыз.

Алинә Маликова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев