Логотип Идель
Бу - кызык!

Җирән чәчле кешеләр авыртуны башкача тоямы?

Галимнәр кешеләрнең авырту хисе чәч төсләре буенча аерылырга мөмкин дип күптән уйлаганнар. Мәсәлән, җирән төсле кешеләрнең салкынга, яки эссегә сиземлеге көчлерәк.

Галимнәр кешеләрнең авырту хисе чәч төсләре буенча аерылырга мөмкин дип күптән уйлаганнар. Мәсәлән, җирән төсле кешеләрнең салкынга, яки эссегә сиземлеге көчлерәк.

Моннан тыш, аларга наркоз вакытында ингаляцион препаратның югары дозасы кирәк. Әле тагын бу төркемгә караган кешеләр кызыл борычның ачы тәмен азрак сизәләр һәм опиатларга тизрәк буйсыналар.

Сегед, Нагои һәм Осаки университетларыннан галимнәр командасы, Массачусетс хастаханәсе һәм Херти баш миенең клиник тикшеренүләр институты белгечләре җирән тунлы хайваннарның авыртуны аеруча тою сәбәбе меланокортинның 1 (MC1R) рецепторының мутантлашуы булырга мөмкин дигән нәтиҗәгә килә. Ул организм тарафыннан эшкәртелә торган проопиомеланокортин аз булу сәбәпле көчсезләнгән.

MC1R гормоннарга бүленә, аларның бер өлеше авыртуны кискен кабул итә, ә бер өлеше, киресенчә, аны туктата. Нәтиҗә буларак, авырту сизгерлеген тоюны үзгәртә торган опиат рецепторларына тәэсир итүче реакцияләр җибәрелә. Белгечләр фикеренчә, кешеләрдә дә шул ук хәл.

«Безнең ачыш авырту чикләренең пигментация белән бәйләнешенең беренче дәлилләре артындагы биологик нигезләрне тасвирлый. Бу механизмнарны аңлау меланокортин рецепторлары тәэсир итүче авыртулардан арындыра ала», - ди тикшеренү авторы Дэвид Фишер Science Advances.

Кайбер авырулар кара, коңгырт, сары чәчле кешеләргә караганда, җирән чәчлеләрдә ешрак очрый. Беренчедән, аларның тешләре белән проблемалары була – авырту сизгерлеге көчле булу сәбәпле әлеге кешеләр теш табибыннан качалар. Икенчедән, җирән чәчле кешеләрдә кара, коңгырт, сары чәчлеләрдән ике тапкырга диярлек ешрак Паркинсон авыруын ачыклыйлар. 
Өченчедән, аларның ак тәне һәм шулай ук җирән чәчләргә китерә торган генетик мутациясе – тән яман шеше үсү куркынычын арттырырга мөмкин. Дүртенчедән, җирән чәчле хатын-кызлар башкалардан ешрак эндометриоз белән интегә. Шулай ук җирән чәчле кешеләр күбрәк рахит, туберкулез белән очрашалар. 

Соңгы мәгълүматлар буенча, җир шарында җирән кешеләр 2% ка якын. Алар иң күбе Ирландиядә очрый, бераз сирәгрәк – Шотландиядә. Мондый кешеләр башкалардан ешрак сулагайлар була, чал чәчләрдән курыкмый һәм аларның тәне D витаминын күбрәк чыгара.
2020 ел ахырында фотограф Киран Доддс  тарафыннан «Рыжие» китабы чыккан. Ул бөтен дөнья буенча җиде ел эчендә җирән чәчле кешеләрне фотосурәткә төшергән. 

«Сүз, гомумән, чәч турында түгел. Сүз кеше асылы һәм барыбыз да бертигез икәнлеге турында», - дип саный Киран.

Хөснетдинова Регина,
КФУ студенты

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев