Логотип Идель
Бу - кызык!

«Күңеле чәчәк аткан кебек булды»

Бүгенге көндә кешеләр арасында яхшы мөнәсәбәт сакланганмы? Алар башкалар турында уйлап, бер-берсенә карата яхшы гамәлләрне күрсәтәләрме? Моны ачыклар өчен банк хезмәткәре Гөлназ Талипова белән әңгәмәдән өзекне тәкъдим итәм, чөнки нәкъ менә банкта эшләүчеләрнең кешеләр белән аралашуда тәҗрибәсе зур.

Бүгенге көндә кешеләр арасында яхшы мөнәсәбәт сакланганмы? Алар башкалар турында уйлап, бер-берсенә карата яхшы гамәлләрне күрсәтәләрме? Моны ачыклар өчен банк хезмәткәре Гөлназ Талипова белән әңгәмәдән өзекне тәкъдим итәм, чөнки нәкъ менә банкта эшләүчеләрнең кешеләр белән аралашуда тәҗрибәсе зур.

– Сез банк хезмәткәре буларак, кешеләрнең психологиясен, уй-кичерешләрен дөрес аңлыйсыз. Тормышыгыздан бу хакта мисаллар китерә аласызмы?

– Менә яңарак кына эштән соң бик арып кайткан вакытта,  кичке аш әзерләргә теләк юк иде. Озак та уйлап тормыйча, ирем белән пицца артыннан гына керергә булдык. Пиццериядә үзем өчен бер күзәтү ясадым. Вакыт кичке сигезенче яртылар булгандыр. Пиццаны заказ алып торучы да, ясаучы да бер үк кеше иде. Якынча 30-40 яшьләрдәге ханым. Аның көне авыр булган дип уйлыйм, чөнки кәефе дә юк иде төсле. Ничектер заказларны да салкын гына кабул итә кебек тоелды. Ирем белән заказыбызны бирдек тә, шул 30 минут тирәсе пиццабызны көтеп торабыз. Бу арада бер ир-ат улы белән пиццериягә керде. Һәм әлеге ир-ат шушы пицца ясаучы ханымга әйтә: «Соңгы 1-2 атнада сезне күрмәдем, отпускта булдыгызмы, әллә китеп тордыгызмы?» - ди. Бу ханым әйтә: «Әйе, чыннан да, соңгы вакытта шундый тормыш хәлләре булды, башка хезмәттәшләрем белән алмашып торырга туры килде. Эшкә чыкмый тордым. Ник алай сорыйсыз?» - ди инде. Бу ир-ат әйтә: «Мин сезне шушы 1-2 атна эчендә эзләдем.

Минемчә, сез ясаган пиццалар тәмлерәк». Әлеге сүзләрдән соң, бу хатын-кыз бертөсле елмаеп куйды да, җавап кайтарды: «Алай дип әйтмәс идем. Минем хезмәттәшләрем дә пиццаны яхшы ясый, аларныкы да бик тәмле чыга». Ир-ат: «Юк,  безнең гаиләбез нәкъ менә сез ясаганны ярата»

Иң сокландырганы: бу сүзләрдән соң ханым яктырып китте, күңеле чәчәк аткан кебек булды. Ул шундый арыган, бертөрле салкын гына карашлы иде. Соңыннан яңа сулыш алган кебек тоелды.

– Әйе, кешеләргә бит бары тик бер җылы сүз генә кирәк. Сез ничек уйлыйсыз?

– Әгәр кешеләр чиратта торганда, кибеттә һәм теләсә нинди биналарда булганда, бер-берсенә ягымлырак булса, рәхмәт әйтә, яхшы көннәр тели белсә, тормыш бөтенләй икенче төрле булыр иде. Минемчә, бер җылы сүз - кешегә яшәргә теләк бирә.

– Ә банкта клиентлар белән ничек эш итәсез?

– Клиентлар белән эшләгәндә төп таләп кешегә ярдәм итү генә түгел, ә кешегә яхшы мөнәсәбәтеңне күрсәтү эшнең иң мөһим өлеше булып тора. Без клиентларны тыңларга, аларның хәленә керә белә, алар белән уртак тел табарга тиешбез.

–  Банкка яңа кергән хезмәткәрләр бу кагыйдәләргә тиз төшенәләрме?

– Мин үзем клиентлар белән генә эшләмим, шул яңа килгән хезмәткәрләр белән дә эшлим. Алар беренче вакытта каушыйлар, күп әйберләрне белмиләр. Яңа килгәннәр яхшы мөнәсәбәт турында түгел, ә бөтен әйберне дөрес аңлату, мәгълүмат бирергә, ялгышмау турында уйлыйлар. Шул сәбәпле, аларның  яхшы мөнәсәбәт турында уйларга вакытлары юк. Күпчелек очракта нәкъ менә яшь специалистлар конфликт ситуациясенә юлыгалар да.

– Һәрвакытта да клиентның соравына җавап табып буламы?

– Иң беренче чиратта һәрбер кешегә җылы мөгамәлә кирәк. Клиентлар кайчагында үзенең авыр соравы белән банкка мөрәҗәгать иткәндә,  алар алдан ук шушы ситуациянең хәл ителә алмаячаягын беләләр. Минем уйлавымча, һәрбер затка аларны тыңлаулары, аңлаулары мөһим. Әгәр син кешене тыңласаң, аңа яхшы мөнәсәбәт күрсәтсәң, аның күңеленә җиңеллек киләчәк.

– Яхшы мөнәсәбәт клиентлар белән генә булырга тиешме?

– Яхшы мөнәсәбәт эштә генә түгел, ә гомумән кеше тормышында мөһим әйбер дип уйлыйм. «Җылы сүз – җанга май булып ята» - диләр. Гаилә мөнәсәбәтләрендә дә кайчагында ниндидер борчу, низак, җанга ятышлы булмаган вакыйганы да хәл итәргә мөмкин. Шуңа күрә, кешеләр яхшы, җылы сүзләрне җәлләмәсеннәр иде.

– Бик зур рәхмәт! Әңгәмәбез уйландыра торган булды.

Регина Хөснетдинова,
КФУ студенты

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев