Логотип Идель
Бу - кызык!

Кер сабынының иң яхшы антисептик икәнен беләсезме?

Менә сиңа мә! Без белмәгән идек...

Сабын составына килгәндә, аны үсемлек һәм хайван майларыннан, натрий тозыннан ясыйлар. Зур казанга май салалар, аңа сода кушалар. 1808 елда кулланыла башлаган сабын кайнату рецепты 200 ел дәвамында үзгәрмәгән. Сабынны өч төркемгә бүләләр. Составында майлы кислоталар 70,5% тан да аз булмаган төркем. Аңа һәрвакытта 72% дигән тамга сугыла. Икенче төркемгә – 70%, өченчесенә 65% дип язалар. Сабыннарда pH баланс, гадәттә, 11-12 тирәсендә тора.

Бүген кер сабынын көндәлек гигиена өчен генә кулланмыйлар, ул бик яхшы косметик чара да, дәвалау препараты да. Мәсәлән, җәрәхәт эренләмәсен, пешкән урын суланмасын өчен, яралы урынга кер сабыны сөртеп куялар. Вирусларга каршы препарат буларак, аны шәхси гигиена максатында тәһарәт алганда, геморройга каршы көрәшкәндә дә кулланалар. Бәрелгәндә шешкән урынга куеп торалар.

Ә инде томау төшә башлаганда, бер-ике тапкыр борын эчен сабын эремәсе белән юып алсаң, томау турында онытырга да була. Шулай ук гайморитны да дәвалап була.

Вируслар активлашып киткән чорда атнага берәр тапкыр кер сабыны белән юынсаң да зыян итми. Ул вирус, бактерияләрне үтерә, иммунитетны ныгытып җибәрә. Черки-чебен һәм башка бөҗәкләрнең һөҗүменнән соң, алар тешләгән урыннарга кер сабыны куеп тору файдалы.

Косметик максатларда, күпләр аны чәч юу өчен кулланырга ярыймы-ярамыймы дип баш вата.

Шуңа да кер сабынын суда эретеп (моның өчен аны кыргычтан уарга кирәк), айга бер-ике тапкыр чәч юуның зыяны юк, дип санарга була. Ә файдасы күзгә күренеп торачак. Бары тик селтеле су белән юганнан соң, чәчләрне әйбәтләп чайкарга, чайкый торган суга бераз уксус салырга кирәк. Бу селтеле-кислоталы балансны торгызу өчен кирәк. Коры, буялган чәчле кызларга кер сабыны белән чәч юарга киңәш ителми. Кер сабынының баш тиресе өчен дә файдасы зур. Ул баш тиресендәге һәртөрле зарарлы вирус, бактерияләрне үтерә, гөмбәләрне юкка чыгара. Бит тиресе өчен дә файдасы бар. Хәтта аяктагы гөмбә авыруыннан да кер сабыны белән котылып була. Кер сабыны тидергәннән соң, аяк тиресенә балалар өчен крем сылап куярга кирәк. Юка, сынучан тырнаклы туташлар 20 минутка тырнакларына кер сабыны сылап торсалар файдалы булыр. Кер сабыны - ышанычлы дезинфекция чарасы да. Өйдә теш щеткасын, таракларны, мунчалаларны кер сабыны белән юып торсаң, алар сезгә тәмам тузганчы хезмәт итәр.

Юкка гына кер сабыны дип йөртелми бит: кер юганда, тапларны бетерү өчен махсус кулланырга була. Дөрес, киҗе-мамыктан эшләнгән ап-ак әйберләрне бераз саргайтырга мөмкин, шуңа да саграк булырга кирәк. Савыт-сабада калган сары эзләрне бетерү өчен аны сабын эретмәсенә салып торалар.

чыганак: Өмет газетасы сайты

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев