Логотип Идель
Бу - кызык!

Хуҗа Насретдин мәзәкләре

Хуҗа Насретдин мәзәкләрен укыгач, безнең кәеф күтәрелде. Сезнекен дә күтәрик әле!

"Идел"нең 2006 елгы (№5) санында Хуҗа Насретдин мәзәкләре басылган. Шуларны укыгач, безнең кәеф күтәрелде. Сезнекен дә күтәрик әле!

Ишәк өстендә

Хуҗа ишәгенә атланып базарга китеп барганда, аның артыннан атка атланган бер бай килеп җиткән. Ул, Хуҗаны хурламакчы булып:

- Йә, ишәк өстендә бару ничек, әйбәтме? дип сораган.

- Атка атланган ишәккә караганда, акыллы баш булып, ишәккә атланып йөрү күңеллерәк, - дип җавап кайтарган Хуҗа.

Пылау артыннан гына

Сәяхәт итеп йөргәндә Хуҗа күптәнге бер белеш баена кунарга кергән.

Бай үзенең кадерле кунагына урынны ничек тә яхшырак итеп җәяргә тырышып ыгы-зыгы килеп йөри икән. Ә юлдан ачыгып килгән Хуҗа Насретлин кайчан ашарга бирүләрен көткән.

- Хөрмәтле Хуҗа, чәй эчәргә теләмисеңме? - дип сораган бай.

Хуҗа Насретдинның бик ачуы килеп:

- Мин чәйне пылау артыннан гына эчәргә өйрәнгән шул, - дигән.

Кем бөегрәк?

Бервакытны Хуҗа Насретдиннан:

– Әйт әле, Хуҗа, патшамы, әллә крестьянмы, кайсы бөегрәк? – дип сораганнар.

– Юләр сорау, – дигән Хуҗа, – билгеле, крестьян. Әгәр крестьян иген икмәсә, барлык патшалар да ачтан үлеп бетәрләр иде, – дигән.

фото: чыганак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: мәзәкләр Хуҗа Насретдин бу-кызык

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев