Логотип Идель
Бу - кызык!

КИҢӘШ: Яхшы журналист булыр өчен нишләргә кирәк?

Әгәр дә сезнең яхшы журналист буласыгыз килә икән, аның өчен бар көчегезне дә кулланыгыз. Бары тик тырышлык һәм дөрес мөнәсәбәт кенә сезгә атаклы журналист буларга ярдәм итәчәк. Моңа ничек ирешергә соң?

Журналистиканың төп үзенчәлекләре арасында югары көндәшлекне генә түгел, ә  аның җәмгыять тормышы өчен мөһим икәнен дә билгеләп үтәргә кирәк. Әгәр дә сезнең яхшы журналист буласыгыз килә икән, аның өчен бар көчегезне дә кулланыгыз. Бары тик тырышлык һәм дөрес мөнәсәбәт кенә сезгә атаклы журналист буларга ярдәм итәчәк. Моңа ничек ирешергә соң? 

Беренчедән, язу осталыгын үстерергә

1.    Һәркөнне язарга кирәк!  Язу сәләте – журналист эшенең нигезе. Тәҗрибәле автор булырга һәм үзегезнең шәхси стилегезне булдырырга дигән максат куегыз. Моның өчен даими тәҗрибә җыеп торырга кирәк. Һәркөнне язып торсагыз, үзегезгә ышаныч та артачак. Шулай гына уңышка ирешеп булачак.
•    Көндәлек, яисә вакыйгалар журналын алып барырга була;
•    Блог ачыгыз;
•    Дусларыгызга, якыннарыгызга эш буенча текстлар язарга ярдәм итегез.

2.    Дөрес, хәреф-хатасыз язарга тырышыгыз! Үзегезнең язган текстыгызны төзәтергә өйрәнегез. Хәреф хаталарын төзәтү өчен  корылган программалар белән кулланырга була. Мәсәлән, “Online орфография - Татарча дөрес яз”;
Сылтама: https://intertat.tatar/pages/online-orfografiya-tatarcha-d-res-yaz 
•    Булган барлык омофоннарны, охшаш сүзләрне карап чыгыгыз;
•    Күбрәк китаплар укыгыз.
3.    Яңа күнекмәләр үстерегез. Үзегезгә ошаган стильне табып, аңа охшаган текст язып карагыз. Үрнәк текстка таянып, сыйфатлы мәкалә язарга була.
•    Бер үк яңалыкны төрле стильләрдә язып карагыз;
•    Үрнәк текстлар яңа күнекмәләргә өйрәтә, әмма чит эшнең үзенчәлекләрен үзегезнеке дип атарга ярамый.
4.    Тиз һәм хатасыз язарга өйрәнегез. Журналистикада бирем һәм аны тапшыру вакыты арасы чикле. Сизгәнегез бармы ничек журналистлар оператив рәвештә хәбәр белән уртаклашалар? Яхшы журналист  сыйфатлы материалны тиз язарга сәләтле.
•    Язма эшләрне аерым бер вакыт эчендә язарга өйрәнегез. Вакыт чыккач, текст әзер булмаса да, язуны туктатыгыз. Бу ысул белән максатыгызга никадәр якынлыгыгызны күрерсез.  Һәр язган саен яхшырак язырга тырышыгыз.
5.    Эшегезгә бәяләмәләр җыегыз. Үзегез ышанган кешеләргә мәкаләгезне укырга һәм бәяләмә бирергә сорагыз. Шундый укытучыны тапсагыз, аның белемнәре белән кулланыгыз. Критиканы кабул итү авыр, әмма шулай гына автор буларак үсәргә мөмкин.
•    Үзләренең эшләренә бәяләмә биреп торган язучылар группасына керергә була. Беренчедән, бу яхшы ярдәм, икенчедән, башка авторлар белән танышасыз. Аларны табу өчен социаль челтәрләр һәм язучылар сайтын кулланырга була.

Аралашучанлыкны ничек үстерергә?

1.    Кешеләр белән яхшы мөнәсәбәтләр төзегез. Танышлар  - журналист өчен иң яхшы мәгълүмәт чыганакларының берсе. Һәрвакыт яңа танышулар башлап җибәрегез, әңгәмәдәшегезне тыңлагыз. Алар сезгә мәкалә өчен идеяләр бирергә мөмкин. Танышларыгыз артык булган саен, мәгълүмәт чыганагын тизрәк табырга була.
•    Укытучыларыгыз, курсташларыгыз белән элемтәне югалтмагыз, бәлки берәр вакыт алар сезгә эш белән ярдәм итәр.
•    Аралашыгыз. Мәсәлән, кафеда, чиратта, лифтта очраклы күрше белән әңгәмә башлап җибәрегез. Сорау бирегез: “Сез монда беренче тапкыр мы?”
2.    Башка журналистлар белән танышыгыз. Бу сезгә яңа мөмкинлекләр ачачак. Кумирларыгыз белән очрашырга тырышып карагыз, яисә социаль челтәрләрдә языгыз.
•    Кумирыгызга мөрәҗәгать иткәндә аның эшләре белән соклануыгыз һәм аның кебек булырга теләгәнегезне әйтегез. Мәсәлән: “Башлап җибәрүче журналист буларак, минемчә, нәкъ менә сезнең эшләрегез осталык дәрәҗәсен күрсәтә”.
•    Алдан ук нинди максат белән шалтыратуыгызны, язуыгызны хәбәр итегез, чөнки сезне бәйләнчек фанат дип уйларга мөмкиннәр. Әйтегез, яки язып куегыз:

“Сезнең үрнәгегез ярдәмендә мин бераз булса да, сез булган дәрәҗәгә ирешермен”.

3.    Үз-үзегезгә ышануыгызны арттырыгыз. Дөньяны шәхси стилегез белән таныштыруны максат итеп куегыз.
•    Үзегезне башкалар белән чагыштырмагыз. 
•    Критика файдалы, ләкин мин сәләтсез, булдыксыз дип уйларга ярамый. 

Тәҗрибәне ничек тупларга?

1.    Блог алып бару. Бу сезгә практик күнекмәләрне, сәләтне арттырырга, эшкә урнашканда да ярдәм итәр, чөнки хәзерге заманда социаль челтәрләр аша үзеңне күрсәтеп була. Хәтта, эш бирүчеләр язмаларыгызны да сатып алыуы мөмкин.
2.     Төрле газеталарга эшкә керү. Теләсә нинди буш вазифаны алыгыз,  сез теләгән урын булмаса да. Алдыгызда яңа мөмкинлекләр ачылсын өчен эшегезне сыйфатлы дәрәҗәдә тапшырыгыз.
3.    Портфолио булдыру. Башта биографиягезне, кызыксынуларыгызны һәм язма үрнәкләрегезне беркетегез. Онлайн-портфолио ясарга һәм мәкаләләрегез басылган сайтларның, шәхси битләрегезнең сылтамаларын күрсәтергә була.
4.    Стажировка өчен урын табу. Журналистларга түләүле һәм түләүсез эш урыннары ачык. Әгәр дә сезнең акчага мохтаҗлыгыгыз юк икән, түләүсез стажировка - тәҗрибә тупларга менә дигән урын.
5.    Социаль челтәрләрдә активлык күрсәтү. Даими рәвештә төрле челтәрләрдә мәкаләләр бастырыгыз. Мәгълүмат тулы һәм актуаль булырга тиеш. 

Киңәшләр:

•    Яхшы журналист һәрнәрсәгә дә ачык булырга тиеш.
•    Үзегез булып калыгыз.
•    Шәхси стилегезне табырга омтылыгыз.
•    Журналистикада югары көндәшлек күзәтелә, шуңа күрә фотосурәтләр ясарга һәм фотошоп технологияләрен үзләштерергә өйрәнегез.
•    Эшкә дөрес мөнәсәбәт – уңышның нигезе.
•    Әздән башлагыз.
•    Журналист укучының игътибарын җәлеп итә белергә тиеш.
•    Үзегезне камилләштерү турында гына уйлагыз, башкаларга игътибар бирмәгез.

Кисәтүләр:

•    Дөрес булмаган мәгълүмат белән кулланмагыз, тәҗрибәгез төшәргә мөмкин.
•    Тыныч булмаган вакыйгаларда, чит илләрдә куркынычсызлыкларга юлыкмас өчен саклану чараларына игътибар бирегез.
 Әлеге киңәшләрне истә тотып эшләсәгез, сездән менә дигән журналист чыгачак.

Регина Хөснетдинова,
КФУ студенты

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев