Логотип Идель
Бу - кызык!

Көнгә күпме сыеклык эчәргә кирәк?

- Мин - йөкле хатын. Табиб миңа күбрәк сыеклык эчәргә киңәш бирә. Бу шулай бик мөһим микән?

- Мин - йөкле хатын. Табиб миңа күбрәк сыеклык эчәргә киңәш бирә. Бу шулай бик мөһим микән?

- Сыеклык сезнең организмыгызга туклыклы матдәләр эшләп чыгару, яңа күзәнәкләр ясау һәм канны тиешле күләмдә тоту өчен кирәк. Моннан тыш, әгәр сез күп эчә башласагыз, кәефегез дә яхшырачак. Йөклелек чорында канның гомуми күләме арта. Сыеклыкны күбрәк эчеп, сез организмыгызга моңа җайлашырга ярдәм итәсез.

Баш авыртуы яки башка авырулардан интеккән йөкле хатын-кызлар сыеклыкны күбрәк эчә башлагач, алардан тулысынча котыла. Моннан тыш, бу сидек куыгы ялкынсынуын профилактикалау да булып тора. 

Көнгә күпме сыеклык эчәргә кирәк соң?

Көн саен - 6-8 стакан. Су - барлык сыеклыклар арасында иң яхшысы. Әгәр сезнең сидек ачык төстә һәм үтә күренмәле булса, димәк, сез күп эчәсез. Әгәр инде саргылт-кара төстә булса, бу сезгә көнлек норманы арттырырга кирәк дигәнне аңлата. 

Чулпан Нурмиева, табибә.

"Идел"., архив

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: файдалы киңәш, лайфхак, су, табиб фикере

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев