Логотип Идель
Бу - кызык!

Нигә йөзем хәләл дә, хәмер – хәрам?

гыйбрәтле кыйсса

Берәүне мөселманнарның йөзем яки виноград ашаулары, әмма шушы җимештән ясалган хәмерне хәрам санаулары гаҗәпләндерә. Шуңа ул бер мөселман галименә мөрәҗәгать итеп:
- Сез ни өчен йөзем ашыйсыз да, шул ук йөзем суы булган хәмерне эчмисез? – ди.
- Менә бу суны күрәсеңме? Әгәр мин синең башыңа шул суны бераз сипсәм, авыртырмы? – ди мөселман. 
- Юк, - ди теге кеше.
- Менә бу комны күрәсеңме? Әгәр шул комны башыңа сипсәм, авыртырмы? 
Теге кеше тагын:
- Юк, - дип җавап биргәч, мөселман: 
- Әгәр шушы ком белән суны кушып бутасам һәм бер йомарлам ясап, аны берничә көн киптергәннән соң, шуны башыңа атсам, авыртырмы? – ди. 
- У-у-у... минем башым ярылыр иде, - ди теге кеше.
- Йөзем дә шул рәвешле су белән кушып әчеткәч... кешенең акылына да, малына да, үзенә дә зыян сала, - дип, мөселман яһүдне сүзсез калдыра. – Аллаһ адәм баласына бер нәрсәне дә хәрам кылмады, мәгәр аңа зыяны булырдай нәрсәләрне генә хәрам кылды. Аллаһ безне, инсаннарын ярата һәм безгә дөньяда да, ахирәттә дә яхшылык тели.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев