Логотип Идель
Бу - кызык!

ӨЙЛӘНЕРГӘМЕ, ЮКМЫ?

Бу хакта «Бүген ишеттем» проектының чираттагы чыгарылышында хәләл туйлар алып баручы буйдак егет Фәнияр Шәкүров белән сөйләштек.

Без, кызлар – бераз хыялый зат бит инде. Егетләр турында да сөйләшергә яратабыз. Янәшәдә күрергә теләгән ир-атның сыйфатларын санап китәбез. Ә егетләр? Алар мең кыз арасыннан иң-иңен ничек сайлый һәм өйләнү турында ни дәрәҗәдә җитди уйлый икән? Бу хакта «Бүген ишеттем» проектының чираттагы чыгарылышында хәләл туйлар алып баручы буйдак егет Фәнияр Шәкүров белән сөйләштек.

Видеога сылтама: https://www.instagram.com/p/CL_vGXlHQ9s/

ӨЙЛӘНЕР ИДЕМ, АКЧА ЮК

Туры эфир башланганда ук, Фәниярнең буйдак булуына басым ясадык. Ник дигәндә, «Идел»не кызлар яратып укыганын беләбез бит! Кызлар, исегездә калдырыгыз: Актаныш егете Фәнияргә 25 яшь. Бүгенге көндә Казанда яши, хәләл туйлар алып бару белән мәшгуль.

Үзенең өйләнү тәҗрибәсе булмаса да, без мәңге актуаль темалар – кияүгә чыгу, егет белән кызның яшь аермасы, идеаль хатын-кыз һәм хыялдагы ир-ат турында фикер алыштык.

– Кызлар кияүгә иртәрәк чыкса, яхшырак, – дип сүзен башлады Фәнияр. Аның фикеренчә, кияүгә чыгу өчен иң кулай вакыт – 21 яшь. 22 яшькә кадәр беренче бала табу әйбәт инде, ди. 

- Кызлар хыялый бит алар. Булачак ирләрен алдан күзаллыйлар, образ барлыкка китерәләр. Яшермим, егетләр дә шулай. Әмма без өйләнүгә җитдирәк карыйбыз. Минем әти 27 яшендә өйләнгән, чагыштырып әйткәндә, минем әле ике ел вакытым бар (көлә).

Әгәр егет кешенең мөмкинлеге була икән, нигә әле өйләнмәскә? Студент вакытта өйләнергә теләп, очынып йөрисең. Әмма 27 яшькә җиткәч, фикер үзгәрә икән ул, матди байлык турында да уйланасың.

Акча дигәннән, Фәнияргә еш кына егетләр: «Өйләнер идем, акча юк», – дип киңәш сорый икән. Андыйларга аның җавабы бер:

– Без хәзер туйларны зурлап үткәрик, дия-дия онытыла башладык бугай. Барысы да акчага килеп терәлә. Өйләнүне мәҗлес буларак кына кабул итә башладык кебек. Беренче чиратта никах турында уйларга кирәк, аны уздыру өчен өч йөз мең сум таләп ителми. Ә туйга киткән акчага рәхәтләнеп берәр җирдә ял итәргә мөмкин. Туйдан соң да яшисе бар бит әле, хис дәвамлы булырга тиеш, – ди Фәнияр.

Мин, кыз кеше буларак, үземнең фикерем әйтәм: «Туй – гомергә бер була торган матур мизгел. Нигә әле аңа акча кызганырга? Әгәр затлы итеп уздырырырга акча җитә икән, миңа калса, күңел кушканча эшләргә кирәк», – дим. Туры эфирны караучыларыбыз да кызып китеп, бер-бер артлы фикерләрен язып калдыралар. Мәсәлән, бер егет: «Акчага терәлеп калса, өйләнеп булмый инде», – дисә, бер кыз исә минем фикеремне хуплап, туйны зурлап уздыру яклы булын белдерә.

АШАРГА ПЕШЕРӘ БЕЛҮ – КОРАЛ?

Мәхәббәт белән генә тамак туймый, дигәндәй, Фәнияр дә ашарга пешерә белә торган кызларны күзли. Гаилә коргач, җылы ризык пешкән өйгә кайтып керәсе килә аның. Хәер, бу һәр буйдак егетнең хыялыдыр инде. Әмма карьераны беренче урынга куючы кызлар да бар. Андыйлар өйдә ашарга гына әзерләп тормас бит!

– Мин өйдә ашарга пешермим, әмма булачак хатынымның тәмле ризык белән каршы алуын теләр идем. Дөрес, бу бәхеткә әлегә ирешмәдем. Ашарга пешерә белү – һәр кызның коралы булып тора. Без, егетләр, шуңа да игътибар итәбез, ди Фәнияр камерага күз кысып.

ТЫЙНАК КЫЗ ЭЗЛИМ

Туры эфир азагында Фәниярнең хыялдагы кыз портретын «ясадык». Аның өчен кыз кешедә хөрмәт иткән иң төп сыйфатлар – тыйнаклык, сөйкемлелек, зифа буй-сын, сүз тыңлый белүе һәм үз фикерен әйтә алуы.

– Егет кеше кайчак тауларны күчерердәй булып, әллә ниләр эшли, әмма шул ук вакытта вак әйберләрне күрми кала. Шуңа күрә янәшәдә безне урынга утыртырдай кеше кирәк. Мин шундый бер сылуны очратырмын, дип өметләнәм.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев