Логотип Идель
Бу - кызык!

ПЕСИ БЕЛӘН КОЧАКЛАШУ КӨНЕ

Ә син песиең белән кочаклашырга яратасыңмы? Яратсаң бик яхшы, димәк, син озак яшиячәксең, һәм синең иммунитетың нык. Бу уйлап чыгарган әйбер түгел, галимнәр шулай ди...

Ә син песиең белән кочаклашырга яратасыңмы? Яратсаң бик яхшы, димәк, син озак яшиячәксең һәм синең иммунитетың нык. Бу уйлап чыгарган әйбер түгел, галимнәр шулай ди...

Борын-борыннан кешеләр песиләрне тычканнарны һәм күселәрне юк итүдә ышанычлы ярдәмчеләр дип кенә түгел, аларның кешеләрне дәвалый алуларына да ышанганнар. 

Күптән түгел үткәрелгән сораштыру күрсәткәнчә, песи хуҗаларының  90проценты эмоциональ фонны уңай якка үзгәртүенә, 80 проценты психик һәм физик халәтне яхшыртуына, ә 79 проценты  чирләрдән дәваландыруына ышануы билгеле булды. 

Чыннан да, песиләр хуҗасының авыру урынына килеп ятып, аны дәвалый ала. Мәчеләр янында үскән балаларның иммунитеты, яшьтәшләре белән чагыштырганда, аллергияга, астмага сирәгрәк бирешә икән. 

Мин үзем авылда туып үскәнгә, мәчесез йортны күз алдына да китерми идем. Көтү кайтып, сыер сауган чакта, бездә 4-5 песи сабыр гына сөт көтеп утыра иде. Ана мәче булгач, песи балалары да күп иде. Хәтеремдә, ул ана песине әле кечкенә вакытында бабам кесәсенә салып алып кайтты. Унбиш ел яшәде ул песи бездә, бик акыллы иде.

Ленар, 16 яшь:
Минем ике песием бар. Берсе Барсик, икенчесе Рыжик. Барсик карт инде, бездә күптәннән яши, тычканнарны әйбәт тота. Ә рыжикны мин суык көндә буржуй эченнән табып алдым, ул кечкенә, туңган һәм ач иде. Шуннан соң ул бездә яши. Йокларга гел минем яныма килә дә, мырлый, шундый рәхәт була шулчакта, аның мырлавы мине тынычландыра. 

Ранис, 15 яшь:
Минем песием Мырауҗан исемле. Тычкан тотарга яратмый ул, ә әнинең башы, я башка җире авыртса, шунда барып ята. Ни хикмәттер, авыртуы бетә, ди шулай. Менә шундый йомшак доктор бар безнең. 

Миләүшә Гыйлфанова, КФУ студенты

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев