Логотип Идель
Бу - кызык!

Ренат Харис "хатасын" бик вакытлы төзәтеп куя...

Бервакытны Актерлар йортында шагыйрь Ренат Харис белән композитор Мирсәет Яруллинның бергәләп иҗат иткән "Кеше" ораториясен тыңлап тикшерәләр икән.

архив, Идел,2006 ел.

Бервакытны Актерлар йортында шагыйрь Ренат Харис белән композитор Мирсәет Яруллинның бергәләп иҗат иткән "Кеше" ораториясен тыңлап тикшерәләр икән. Танылган артистлар, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре мулдан җыйнала торган иде мондый чакта. Әйтик, Сибгат ага Хәким, Мирсәет ага Әмир кебек дәрәҗәле кешеләрне исәпкә алсак та бик җитәдер.

Менә сәхнәдә көтелгән музыка башлана, тыңлаучыларның бөтен игътибары музыканың һәм сүзләренең бөтенлегенә, яңгырашына юнәлә, билгеле.

Җырчы беренче юлларны ук көр тавышка күтәреп ала:

"Кешенең иң зур нәрсәсе - Җир!"

Тәнәфестән соң Мирсәй ага, әллә тыңлаучылар алдында, әллә инде шагыйрь Ренат Харисның колагына әйтеп куя:

- "Кешенең иң зур нәрсәсе - Җир", - дигәндә, әллә бик озак музыкаль паузадан соң микән, күңелдә әллә нинди...урынсыз хисләр уяна. Син моның белән килешәсеңдер...

Дөрес сүзгә җавап юк, килешми кая барасың. Ренат Харис әлеге "хатасын" бик дөрес, бик вакытлы төзәтеп куя:

- Табылган ул...Кешенең иң зур бәхете - Җир!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев