Ренатлар яхшы кешеләр (мәзәк)
Беренче мәзәк.
"Идел", март, 2000
Хәсән Сарьян (чынлыкта ул Сарьян Хәсәнов иде) белән минем танышлык бар иде. Шуңа күрә, Питрәчтән Казанга килсәм, хәлен белешергә дип аңа шылтырата торган идем.
Бер кич шылтыраттым шулай.
- Кем әле бу? - дип сорадылар.
- Бу Ренат иде.
- Нинди Ринат?
- Питрәчтәге Ренат.
- Ә, Ринат, синмени бу! Әйдә, кил тизрәк. Бер ярты кыстырырга онытма.
Ул вакытта да, хәзерге кебек үк, яртыга кытлык юк иде. Алдым да киттем. Ишектә мине ниндидер таныш булмаган бер ир кеше каршы алды.
- Син кем? - ди бу.
- Мин Питрәчтәге Ренат булам.
- Мин телефоннан синең белән сөйләштем мени? Син мине кичерә күр. Питрәчтән дигәч, мин бит дустым Ринат Рәхимов дип уйладым.
Шунда Сәрьян килеп чыкты да:
- Сафа, син уңайсызланма. Минем Ренатларның барысы да яхшы кешеләр, алар үпкәләмиләр, - диде.
Сафа абый Сабиров белән минем танышлык шулай башланды.
Ренат ГАЛӘВИН
«Идел» журналы 16+
Теги: мәзәк, идел, бу кызык
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев