Русия кешесе экономияли белми
Электр энергиясен экономияләүнең әһәмиятен Русия кешесе аңлап бетерми. Безгә дә коммуналь хезмәтләрдән куллану культурасын булдырырга кирәк.
Электр энергиясен экономияләүнең әһәмиятен Русия кешесе аңлап бетерми. Электр станцияләренең максималь көч белән эшләү вакыты иртәнге һәм кичке якка туры килә. Англиядә акчаны сакчыл тотучы хуҗабикә әлеге сәгатьләрендә кер юу машинасын кабызмый. Чөнки электр челтәренең иң күп кулланыла торган вакытында аның өчен түләү дә күпкә арта бит. Безгә дә коммуналь хезмәтләрдән куллану культурасын булдырырга кирәк.
- Бүлмәдән чыгып киткәндә яисә кирәк булмаганда утны сүндереп йөрергә гадәтләнегез. Статистика буенча, электр энергиясенең 30 проценты буш бүлмәләрне яктыртуга китә.
- Кесә телефоны, фотоаппарат, ноутбук, плеер кебек җиһазларның “зарядка”ларын розеткада калдыру гадәтен ташлагыз. Буш торган “зарядник” та энергия ашый. Ә “көтү” режимында калдырылган телевизор исә сәгатенә 10 киловатт энергия ашый. Шуңа аны сүндереп йөрү хәерлерәк.
- Компьютер һәм ноутбукны “йокы” һәм “көтү” режимына көйләгез. Бу компьютер кулланган энергияне ике тапкыр киметергә ярдәм итә.
- Белгечләр артык яктылык кулланмыйча, кечкенә яктырткычлар кулланырга куша. Бер зур люстрага караганда берничә яктырткыч күпкә азрак энергия тота. Өйнең иң кирәкле почмакларына бра, торшерлар урнаштырсагыз, отарсыз.
- Люстра сайлаганда да игътибарлы булыгыз. Лампалар түшәмгә карамасын, юкса яктылык бүлмәгә өлешчә төшә. Түшәмгә беркетелгән өлеше көзгеле булса, тагын да әйбәтрәк, кечкенә генә лампаларның яктылыгын да бүлмәгә таратачак.
- Энергия саклаучы лампочкаларга өстенлек бирегез. Дөрес, аларның да төрлесе бар. Һәркайсының хезмәт итү вакыты күрсәтелгән, карап алыгыз. Чыдамнары кыйбатрак. Тик алар үзен аклый.
- Электротехника сатып алганда, экономия классына игътибар итегез. Иң экономияле приборлар “А” классына карый.
- Йортта кулланылучы электр энергиясенең 20 проценты кер юу машинасына туры килә. Беренчедән, машинаны тулысынча тутырыгыз. Икенчедән, пычрак әйберләр булса гына югары температуралы режим сайлагыз. Өченчедән, экономияле режимнар турында да онытмагыз. Машинаны юшкыннан чистартып торыгыз.
- Суыткыч – тәүлек буе электр энергиясе куллана торган җиһаз, барлык кулланылган энергиянең 30-60 проценты аңа туры килә. Аны плитә һәм җылыткыч батареялардан ераграк, дивар белән ара калдырып урнаштырырга кирәк. Суыткычны дөрес урнаштыру электр энергиясен 5-10 процентка экономияләргә мөмкинлек бирә. Терморегуляторны суыту камерасында +3...+5 С, ә туңдыргычта -18 С булырлык итеп көйләгез.
Бер карасаң, вак әйберләр, ә күпме электр энергиясен, шул исәптән, кесә чыгымнарын да экономияли.
«Идел» журналы 16+
Теги: экслюзив экология, ТР, территория
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев