Шайтанны ничек чакыралар?
гыйбрәтле кыйсса
Их, әнкәй!..
Тормышның һәр очрагына, һәрбер вакыйгасына карата нинди дә булса кәлимәсе әзер иде аның. Тәртибең, кылган гамәлең, берәр хәрәкәтең адәмчә түгел икән, сине йә бәләкәй генә бер кыйсса, һич югы гыйбрәтле сүз көтә. Сагаеп та куясың, вакыты-вакыты белән күңелгә шом да йөгерә. Аяклары урындыктан идәнгә җитми торган балаларның ашаганда аяк селкеп утыруларын кемнең генә күргәне юк икән? Билгеле, әнкәсен имгәндә кәҗә бәрәне дә койрыгын пропеллердай тизлек белән дырылдатып тора: күрәмсең, ризык ләззәтенең хикмәте бу. Шуңа күрә гаеп итәргә дә сәбәп юк сыман. Ләкин адәм баласы хайван түгел...
Әле узган ел гына, йомышым төшеп, бер фотографларга бардым. Табын янына утырттылар – анысына рәхмәт. «Монысыннан авыз ит, тегесеннән җитеш», – ди-ди, кыстап та тордылар – анысына да рәхмәт. Мәгәр ике-өч минуттан ук авызыма капкан ризыгым аркылы тора язды. Кинәт хуҗабикә: “Чо ногами дрыгаешь?! Ну-ка өстәл артыннан катись!” – дип кычкырып җибәрмәсенме!.. Баксаң, безнең белән бер өстәл янында утыручы дүрт-биш яшьлек Искәндәрләре аякларын селкеп утыра икән.
– Матри-ка син аны, нинди тәртипсез! – дип ялгап куйды сабыйның әтисе. – Тикай моннан! Әнә, кунак абыең да яратмый синең кебек некультурный малайларны...
Маңгаена төрттеләр дә малайның, өстәл яныннан суырып алдылар. Чәч төпләренә кадәр тирләп чыкты сабыйның!.. Аннан соң шыпан-шыпан гына читтән мине күзәтеп йөрде. «Син килмәгән булсаң, тимиләр иде миңа, син яратмаганга кудылар мине өстәл буеннан» ди кебек иде аның мөлдерәп торган карашы.
...Шунда мин әткәм белән әнкәмне күз алдыма китердем. Искәндәрдәй бәләкәй чагым. Ашап утырабыз. Әнкәй, ниндидер вакыйганы искә төшергәндәй, әткәйдән:
– Карале, атасы, син Тулбайдагы Нуриларны беләсең бит, әйеме? – дип сорап куйды.
– Ник белмәскә инде, беләм. Ни булган? – диде әткәй.
– Менә шуларның бәләкәй малайлары ашаганда аяк селкеп, шайтан чакырып утыра торган булган. Хәзер инде аягы бик авырта икән. Врачлар да төзәтә алмый дип әйтеп торды төнәген Гайфулла. Кәңки шуарга да чыга алмый икән, мескенкәем.
Сагаеп калдым: аякларымны селкеп утырам икән ләбаса!.. Әле хәзер дә сокланам мин аларның бер-берсен ярты сулыштан ук аңлап яшәүләренә.
Берсенең әйтүе, икенчесенең кайгырган сыман:
– Чакырып китергән шайтан бигрәк тә яман кылана инде ул. Төзәлә күрсен инде аягы, төзәлә күрсен, – дип җөпли белүе бүген дә яшь аралаш елмайта. Ә мине бу сөйләшүдә искә алучы да юк. “Аягыңны тик тотмасаң, син дә шул хәлгә төшәрсең”, – дию дә, хәтта мин утырган тарафка күз төшереп алу да юк. Алар белән бергә ниндидер Нури малаен кызганам, ә эчемнән нәтиҗә ясаган булам: ашаганда аяк селкеп утыру ярамый икән, ярамый икән!..
Билгеле, әгәр кемдер: “Ярамаган гадәтне бик тиз ташлаган бу”, – дисә, ялгышыр. Кайсы балага бер генә әйтеп тә керә бит.
Фәнзаман Баттал ("Идел" архивыннан).
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев