Бу - кызык!
ӘЙТӘ БЕЛӘ ЮК...
Тәзбирә апа гомере буе авылда кибетче булып эшләде.
Тәзбирә апа гомере буе авылда кибетче булып эшләде. Авыл халкының олысы да, кечесе дә аңа һәрвакыт хөрмәт белән карады. Ачык йөзле, тәмле телле булгангадыр инде. Бигрәк тә сабый халкы аның янында бөтерелә иде. Югары очтагы 3-4 яшьлек Илнур да, бер көн кибеткә төшә дә, киштәләрдәге кәнфит, шоколад ише әйберләргә төртеп, нидер әйтмәкче була.
- Улым, йә, нәрсә кирәк? Кешечә, үзебезчә генә аңлат әле, - ди Тәзбирә апа.
Озак кына тырышып, ыңгырашып, тотлыгып та, нәрсә кирәклеген аңлатып бирә алмаган бәләкәч Илнур:
- Әйтә белә юк! - дип җавап бирә.
Алинә Бикмуллина
"Идел", архив, 2008 ел, №1
Текст после содержания указынный в настройках
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев