Логотип Идель
Бу - кызык!

Йөз ел элек анатомия

Әле күптән түгел генә халык арасында бер гадәт бар иде: теләсә нинди авыру белән авырган кеше, сәламәтләнер өчен үзенең канын алдыртты. Хәзер дә ул аң-белеме түбән дәрәҗәдә булган кешеләр кирәккән-кирәкмәгән вакытта да «начар» канны алдырыр өчен, кан ала торган банка яки сөлекләр салдыра.

Якынча йөз ел элек анатомияне ничек укыганнарын беләсегез киләме? «Гыйлем» фән һәм мәгърифәт үзәге белән берлектә без «Рәсемле анатомия китабы»ның бер бүлеген кирилл имлясына күчердек. Фәнни басманың терминология өлеше аеруча кызыклы: татарчага тәрҗемә ителеп бетмәгән «баш черепы», «стеналар», «раздражение», «ворсинкалар» кебек сүзләр белән беррәттән, автор күзләребез ияләшмәгән «газләт» (мускул), «сырт сөяге» (умырткалык), «күз капкачлары» (күз кабаклары) һ.б. терминнарны да үз иткән. (Ни кызганыч, авторның исеме күрсәтелмәгән – ул әлегә билгесез булып кала бирә.)

 

КАН АЛМАШЫНУЫ 

Безнең гәүдәбездә булган бөтен сыек нәрсәләр арасында кан – иң мөһим нәрсә дип санала. Әле күптән түгел генә халык арасында бер гадәт бар иде: теләсә нинди авыру белән авырган кеше, сәламәтләнер өчен үзенең канын алдыртты. Хәзер дә ул аң-белеме түбән дәрәҗәдә булган кешеләр кирәккән-кирәкмәгән вакытта да «начар» канны алдырыр өчен, кан ала торган банка яки сөлекләр салдыра.

Хәзерге вакытта кан безнең өчен иң кыйммәтле нәрсә икәнен без һәркайсыбыз бик яхшы беләбез; шуның өчен аңлырак кешеләр канның бер тамчысын да юкка-барга әрәм итмәскә тырыша.

Безнең кан бер гади рәвештә булган сыек нәрсә түгел – ул әллә никадәр нәрсәләрдән бергә җыелган бер сыеклык. Һәрбер кешенең каны начарлануы ихтимал; ләкин аңлы, тәртипле тормыш аркасында, канны янәдән яхшыртырга да мөмкин.

Тәннән яңа җибәрелгән кан үтә күренми; анда һәрвакыт кызыл төстә булган, бер төрле болганчык (муть) була. Шуңа күрә кан үзе дә кызыл төстә булып күренә. Әгәр без бер тамчы канны микроскоп аркылы карасак, ул чакта, шул болганчык, ифрат вак һәм түгәрәк рәвештә булган нәрсәләрдән мөрәккәб булганын күрербез. Бу түгәрәк нәрсәләр кызыл төстә булганга күрә, канны да кызыл төскә кертәләр; аларны – канның кызыл түгәрәкләре (крас. кров. шарики) дип атыйлар.

Канны бу кызыл түгәрәкләрдән, бик яхшылап сөзеп, аерырга мөмкин; ул чакта төссез яки бик ачык сары төстә булган бер сыеклык килеп чыга; бу сыеклыкны – кан плазмасы дип атыйлар. Халык телендә исә, моңа сары су диләр.Канның кызыл түгәрәкләре никадәр вак икәнен күз алга китерер өчен, зур кешенең бер тамчы канында шул түгәрәкләр өч йөз миллион тирәсендә була икәнен генә хәтердән чыгармаска тиеш.

 

БЕЗ АШАГАН АШЛАР... КАНГА КЕРӘ

Канның үзендә булган бөтен нәрсәләр турында бу җирдә сөйләнмәсә дә, безнең гәүдә өчен булган канның әһәмиятен аңлар өчен, аларның берничәсе турында әйтми калырга мөмкин түгел. Сез инде беләсез, без ашаган ашлар, әллә никадәр үзгәрешләр кичереп, нәтиҗәдә безнең канга килеп керә. Канның плазмасы (сары суы) күп төрле нәрсәләр белән, бигрәк тә ак әйбер нәрсәләре белән бергә кушылган судыр. 

Ягъни тәннән чыгарылган кан бик тиз арада бөтәрләнә; аның бөтәрләнүе канда булган ак әйберләрдән килә. Ак әйберләргә башка, канның плазмасында, гади тоз, избиз, фосфор һәм бүтән нәрсәләр дә бар.

Канда булган бөтен нәрсәләр безнең гәүдәбез һәм тәнебез өчен бик әһәмиятледер, чөнки алар барысы да бергә тәннең азыгы дип санала.

 

ИНӘ БЕЛӘН ТӨРТСӘҢ ДӘ, КАН ЧЫГА

Чәчсыман кан тамырлары турында югарыда әйтелгән иде. Шушы чәчсыман кан тамырларының җәтмәсе безнең тәнебездә һәр җирдә дә бар; нинди җирне киссәк тә, аннан кан чыга башлый; ләкин кискән җир, чәч яки тырнак төсле, үлгән җирләр булмаска тиеш. Хәтта бер-бер җиребезне инә белән төртсәк тә, аннан хәзер үк кан чыга башлый.

Чәчсыман кан тамырларының стеналары ифрат нечкә. Шуның өчен алар аркылы канның плазмасы бик җиңеллек белән үтә. Плазма белән бергә, билгеле, аның эчендә булган төрле нәрсәләр дә стеналар аркылы үтә. Стеналар аркылы үткән шушы плазмадан безнең әгъзалар, үзләренең яшәве өчен кирәкле булган азыкны ала.

Безнең әгъзалар, кан плазмасыннан үзләренә кирәк булган нәрсәләрне алып калудан башка, үзләренә кирәкмәгән нәрсәләрне – калдыкларны кире шул кан плазмасына ташлый.

 

БЕЗНЕҢ ГӘҮДӘ – ЗАВОД ТӨСЛЕ

Әгъзаларның шушы эшләрен фабрика яки завод эшләре белән чагыштырырга мөмкин. Завод эшләсен өчен, аңа материал һәм ягу кирәк була. Эш аркасында заводка доход килә; доходның бер өлеше эшләгән вакытта ватылган һәм җимерелгән нәрсәләрне төзәтү эшенә китә. Заводта эшләгәндә, кирәкле нәрсәләрдән башка, кирәкмәгән ташландык нәрсәләр дә – көл, пычрак су, төрле калдыклар җыела. Менә шул нәрсәләр эшнең тәртибен бозмасын өчен, заводтан ташланырга тиеш.

Безнең гәүдә дә нәкъ шул завод төсле, заводка материал кирәк булган кебек, аңа да кирәк. Аның материалы – азык. Азыкны ул кан плазмасыннан ала, аннан икенче бер төрле нәрсәләр эшләп чыгара һәм эшләгән нәрсәләр арасыннан аның әүвәл, үзе нидән гыйбарәт булса, шуны эшли. 

Әгәр гәүдәнең эшли торган өлеше үсүдән туктамаган булса, ул чакта, плазмадан алган нәрсәләр аның үсүе өчен дә кирәк була; әгәр ул өлеше үсүдән туктаган икән, алай да плазмадагы нәрсәләр аңа кирәкле; чөнки ул, бүтән төрле нәрсәләр кебек, туза бара.

 

ИСКЕ ТУЗА – ВӘЙРАН БУЛА, ЯҢА ТУА – ҮСӘ БАРА

Безнең бөтен тән һәрвакыт бер яктан туза барса, икенче яктан яңара да бара: иске туза, вәйран була, яңа һаман туа, үсә бара. Шушы алмашыну безнең гәүдәдә бик акрынлык белән барганга күрә, һәр яңару эше гәүдәбезнең һәр җирендә бер вакытта булганга күрә, без аны үзебез сизмибез. Ләкин тәннең хәятенә зур игътибар белән карасак, бу алмашынуны күрү читен түгел. 

Мәсәлән: сез һәркайсыгыз беләсез, безнең баштагы чәчләрнең аерым бөртекләре һәрвакыт төшеп тора. Ләкин шуңа карамыйча, кешенең башы картайганчы чәч белән капланган була. Бу нидән була? Әлбәттә, төшкән чәчләр бертуктаусыз яңа чәчләр белән алмашына килә. Безнең башта булган чәчләребез берничә ел эчендә яңа чәчләр белән алмашына һәм шул арада башыбызда бер иске чәч тә калмаган була. 

Сез беләсез, безнең тән һәрвакыт суелган төсле; шушы суелган вак кисәкләрен лу яки кер дип атыйбыз. Бу лу бигрәк тә башта беленә. Чөнки анда чәч булганга күрә, лу аннан тизлек белән төшә алмый. Инде, әгәр безнең тән яңармаса, берничә вакыттан соң тәмам тузып бетергә тиеш булыр иде. Ләкин алай булмый, димәк, лу рәвешенә килеп төшкән тән урынына, бездә бертуктаусыз яңа тән үсә бара. Гәүдәбездән һәрбер чыгарып ташланган нәрсә – тир, бәвел – үзләре белән бергә искергән һәм ташланырга кирәк нәрсәләрне алып чыга. Ләкин чыгарып ташланган нәрсәләр урынына анда бертуктаусыз яңару эше бара.

Искергән белән яңалар арасында алмашыну эше балаларда бик тизлек белән була. Зур кешеләрдә ул эш акрынрак бара. Балаларда искерү эшенә караганда яңару эше тизрәк булганга, алар үсә; зурларда исә искерү һәм яңару эше бертигез булганга күрә, алар үсә алмый һәм үсми дә.

 

ЭШКӘ ЯРАМАГАННЫ – ПЛАЗМА АША 

Тәнебездә булган яңару эше – әйберләрнең алмашынулары дип атала; ягъни иске әйберләр яңа әйберләр белән алмашына. Әйберләрнең алмашынулары кешенең гомере буе туктамыйча дәвам итә. Әйберләрнең алмашынулары туктау белән, хәят үзе дә туктала һәм тән – гәүдә үлә.

Тәннең искерүеннән килеп чыга торган нәрсәләрне эшләп торган заводта җыелган кирәкмәс һәм ташланырга тиеш булган нәрсәләр белән чагыштырырга мөмкин. Болар турында югарыда сөйләнелгән иде инде. Ләкин бу ике ташландыклар арасында аерма бары шунда гына: безнең гәүдәдә, ташланырга тиеш булган 
нәрсәләр, тәннең үзеннән үк эшләнә. Заводта кирәкмәгән нәрсәләр эшнең тәртибен бозмасын өчен ташланырга тиеш булган кебек, гәүдәнең эчендә дә эшкә ярамаган нәрсәләр шулай ук ташланырга тиеш. Гәүдәбезнең эченнән шушы эшкә ярамаган нәрсәләрне чыгарыр өчен, алар канның плазмасына ташлана.

Эшкә ярамаган, ташланырга тиеш булган нәрсәләр кая һәм ничек итеп киткәнен түбәндә язылганнан беленер; әле бары шуны гына хәтердән чыгармаска тырышыгыз: әйберләрнең алмашынулары безнең тән белән канның плазмасы арасында һәрвакыт, бертуктаусыз була. 

Безнең тән, кан плазмасыннан азыкны (пища) алып, шуны тәннең яңа нәрсәләренә әйләндерә; ләкин тән үзе шул арада акрынлап искерә, эшкә ярамаган хәлгә керә һәм шул искергән ташландыклар янәдән канның плазмасына килеп керә. Димәк, монда азык белән искергән нәрсәләр арасында бертуктаусыз алмашыну эше бара. Канның плазмасында булган азыкның, гәүдәбездә булган өлешләрендәге кебек, әйберләргә әйләнүе – истигъмал итү яки үзләштерү дип атала.

Инде хәзер, безнең яшәү өчен канның йөрүе никадәр әһәмиятле икәнен ачык күрәбез. Билгеле, кан йөрүеннән тукталгач та тән – гәүдә үлә. Тән буенда канның йөрүе аркасында тәннең һәрбер өлеше кан плазмасыннан һаман яңа азык ала һәм һәр өлешеннән искергәне ташланырга тиеш булган нәрсәләрне шул ук кан плазмасы үзе белән алып китә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев