Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    12 майдан балалар бакчасы эшли башлый

    Иртәгедән Татарстанда балалар бакчалары штатлы режимда эшли башлаячак. Үзизоляцияләдән соң балаларны мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына кабул итү тәртибе турында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында сөйләделәр.


    Ата-аналарга балаларны кабул итүнең вакытлы тәртибенә игътибар итәргә кирәк. Баланың сәламәтлеге турында хастаханәдән белешмә алырга кирәкми. Йогышлы авырулар белән элемтәдә булмау турындагы белешмәне участок педиатрлары бирә. Моның өчен табибка телефон аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.


    Участок педиатрының телефоны булмаган очракта, call-үзәк яки хастаханәдәге теркәү бүлеге буенча элемтәгә керергә кирәк. Белешмәләр электрон почта яки мессенджерлар буенча җибәреләчәк. Белешмәнең фотосы яки аның сканерланган күчермәсе җибәреләчәк.


    Балалар бакчаларында иртән баланың сәламәтлеген тикшерү көчәйтеләчәк. Томау һәм тын юллары авыруларының билгеләре булган балалар мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына кабул ителми.


    Балалар бакчаларына кабул итүнең әлеге вакытлы тәртибен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы төзегән.
     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИДЕЛ. ГЫЙНВАР САНЫН УКЫЙБЫЗ.
    • "Отмена ЕНВД. Что делать?"
    • ИДЕЛ, ДЕКАБРЬ. ЭЧТӘЛЕК
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ