Логотип Идель
Эксклюзив

15 ДЕКАБРЬ - ХАЛЫКАРА ЧӘЙ КӨНЕ

15 декабрь Халыкара чәй көне буларак билгеләп үтелә.

15 декабрь Халыкара чәй көне буларак билгеләп үтелә.

Бу көн турында карар 2004 елда Һиндстанның Мумбай шәһәрендә һәм 2005 елда Бразилиянең Порте Аллегре шәһәрендә үткәрелгән иҗтимагый форумнарда кабул ителгән. Чәй үстерүче һәм эшләп чыгаручы илләр бу көнне бәйрәм итүгә аеруча зур игътибар бирәләр. Без башка бер эчемлекне дә чәй кебек яратып эчмибез. Шушы куе-сары хуш исле кайнар сыеклыктан башка бер кеше дә тора алмас кебек. Без татарлар бигрәк тә!

Чәй – эшкәртелгән чәй куагы яфракларын кайнар суда пешереп әзерләнгән хуш исле эчемлек.

Чәйнең файдасына килсәк, ул санап бетергесез! 

Аның составында 500 гә якын микроэлемент табылган. Чәй - эчәсе килүне баса, кешегә көч кертә, баш мие эшен яхшырта, кеше организмыннан агулы матдәләрне, токсиннарны чыгара. Ә иң кызыгы, файдалыларын тоткарлый, талчыгуны бетерә, хәтта ябыктыра дип тә санала.

Чәй төсләре буенча аерыла, мәсәлән, яшел, кара, сары, кызыл чәйләр була. Бу төрле төстәге чәйләр барысы да бер үк чәй куагыннан алына, ә төсләре исә чәй яфрагын эшкәртү ысулыннан тора. Чәйнең тәме һәм исе дә шул ук эшкәртү ысулына бәйле. Төзелеше буенча: бөртекле, яфраклы, такта чәйләр була.

Күңел болганганда яшел чәйне коры килеш чәйнәргә кушалар. Тире ялкынсынганда, ашказаны җәрәхәте булганда да яшел чәй булыша. Чәйне җиләк-җимешләрдән, үләннәрдән дә әзерлиләр. Бөтнекле, мәтрүшкәле чәйләрне барыбызның да эчкәне бардыр. Мондый чәйләр авыруларга каршы тору сәләтен арттыралар. Аларны шифалы чәйләр дип тә йөртәләр. Нарат җиләгеннән ясалган чәйне - ревматизм белән авырганда, кара җиләк чәен - эч киткәндә, ә каен җиләге чәен эчеп бавырда, бөердә таш барлыкка килүдән дәваланалар. Чәй көч бирә, йөрәкне тынычландыра, кан басымын түбәнәйтә, салкын тиюдән саклый.

Чәйне дә дөрес итеп ясый белергә кирәк!

Шул очракта гына аның файдасы була. Чәй әзерләү серләре: чәйнектәге су кайнап чыгуга чәй эчәргә ашыгырга кирәкми. Беренче итеп, су кайнап чыккач, чәй бөртекләрен махсус кечкенә чәйнеккә салып пешерергә кирәк. (Чәйне пешерер алдыннан чәйнекне кайнар су белән чайкарга киңәш ителә) Чәйнеккә чәй бөртекләре салып, өстенә кайнар су агызып, 5-6 минут каплап торсаң, чәй тәмле дә, хуш исле дә була. Көн дәвамында кат-кат пешерелгән чәйнең исә зарардан башка файдасы юк. Һәр хуҗабикәгә 2, 5, 6 саннарын истә калдырырга киңәш ителә. 2 минут төнәтелгән чәйдәге кофеин кәефне күтәрә; 5 минут төнәтелгән чәйнең эфир майлары организмны тынычлындыра; 6 минут пешкән чәй эчү өчен иң тәмле, хуш исле чәй санала.

Һәр халыкның дип әйтерлек чәй пешерү буенча үз ысуллары бар һәм һәрберсе үзенекен мактый.

• Кытайлар аны чәйнектә түгел, ә капкачлы махсус чынаякта пешерәләр.

• Инглизләр чәйне бары тик сөт белән генә эчә. Башта сөт салына, аннан чәй ясала. Бу - кагыйдә.

• Төньяк Африкада яшел чәйне бөтнек белән төнәтеп, шикәр кушып, кайнар килеш эчәләр.

• Көнчыгышның кайбер илләрендә чәйне боз белән һәм цитрус җимешләре согы белән эчәләр.

• Тибетта чәйне бик каты пешерәләр һәм аңа сары май, тоз кушып эчәләр. Катнашманы махсус савытта куе масса хасил булганчы туглыйлар.

• Кыргызстанда, Монголиядә чәйгә он, тоз һәм сарык мае кушалар.

Бәйрәм белән, кадерле укучыларыбыз! Чәйләрегез тәмле булсын!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев