Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    16 ел элек югалган егетне эзлиләр...

    Новосибирск өлкәсенең Толмачево авылында 16 ел элек югалган Виктор Рябовны туганнары эзли. Алар социаль челтәрләр аша мөрәҗәгать итә. Якыннары Витяның үлеменә ышанмый. Югалган чакта аңа 23 яшь була, хәзер аңа 39 яшь булыр иде. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

    Виктор Толмачево авылында туа. Балачагын әбисе белән уздыра, әнисе аны тәрбияләү белән сирәк шөгыльләнә.

    «Ул акыллы егет булып үсте. Хуҗалыкта ярдәм итте, электрика да алмаштыра ала, кранны да төзәтә. Куллары дөрес эшли иде», — ди күрше хатыны Марина.

    Егет 2005 елда июльдә дуслары белән су коенырга китә. Шуннан ул әйләнеп кайтмый. Иптәшләре су буеннан Витяның канга буялган киемнәрен һәм телефонын алып кайтып бирә.

    «Алар Викторны эзсез югалды ди. Әнисе полициягә гариза язды. Башта батып үлгән дип уйладылар. Тик мәетен водолазлар да таба алмады», — ди Марина.

    Реклама

    Витяны бөтен авыл белән эзлиләр, хастаханәләрдә дә, моргларда да егет табылмый.

    «Витя батып үлә алмый, ул яхшы йөзә иде. Аны дуслары кыйнап ташлаган булуы да бар. Моңа кадәр ул бер кыз белән очрашып йөри башлый. Ә ул кызны дусты да ошата. Алар Витяны каты иттереп кыйнагандыр да егет хәтерен югалткандыр, дип уйлыйбыз», — ди Марина.

    Витяның дуслары белән тикшерүчеләр эшли, тик беркемнең дә гаепле булуы ачыкланмый. 16 ел узса да, Викторны туганнары көтә.

    «Без аны коллыкка алып киткәннәрдер дип уйлыйбыз. Әнисе дә улы исәндер дип өметләнә», — дип Марина.

    1989 елның 29 сентябрендә туган Виктор Рябов турында белешмәсе булган кешеләргә язу өчен номер:  8-923-145-11-03 (WhatsApp).

    Интертат

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы