-
Казанда «Оскар» премиясенә номинацияләнгән ике фильм күрсәтеләчәк Бу яңалык "Оскар" премиясен яратып күзәтеп баручылар өчен!
-
Мөхлисә Буби турында фильм төшерәләр Фильмны ел азагында Татарстан халкына күрсәтә алырбыз дип ышаналар.
-
АРТИСТНЫҢ МӘККӘСЕ КАЙДА? К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасындагы мулла малае – Надир мәхдүмне Зөлфәт Закировтан да оста уйнаучы юк. Актер яраткан театры буйлап экскурсия оештырды.
-
ӨЕҢДӘ НИНДИ КӨЙ? «Үз илемдә – үз көем» - «Тәртип» радиосының һәвәскәр башкаручылар арасында оештырыла торган конкурсы.
-
Гаиләдә бала тугач, әтиләргә отпуск бирмәкчеләр Шул рәвешле ирләр бәби тапканнан соң хатыннарына ярдәм итү мөмкинлеге алачак икән.
-
Менә сиңа мә! Валерий Меладзе алтынчы тапкыр әти булган Валерий Меладзе өчен бу бала – алтынчысы. Артистның беренче никахтан өч баласы бар.
-
Нәрсә ашамаса хатын-кыз тиз картая? Хайван аксымыннан баш тарту тән тиресенең халәтен начарландыра.
-
Пациентларга бирелгән боткада тычкан койрыгы табылган... Бу яңалыкны укыгач, ничек ботка ашарга инде хәзер?
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән...
1 мартта Пермь өлкәсенең Октябрьский бистәсендә 1980 елда туган ирне, аның 1979 елда туган хатынын, аларның 2008 елда туган кызын вәхшиләрчә үтергәннәр. 16 яшьлек Вадим исемле үсмер малай туганнарын ничек итеп үтерүен тикшерүчеләргә сөйләгән. Аннан сорау алган кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.
Өлкә буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, тоткарланган үсмер гаебен танып күрсәтмә бирә. Ул гаиләдә низаг булуын, шуның аркасында «психологик травма алуын» һәм өч кешене үтерүен сөйли.
Җинаятьче үсмер сүзләренчә, башта ул анасын үтерә. Ул әнисенә иртәнге биш тирәсендә һөҗүм итә. Ярты сәгатьтән ул әтисен үтерә.
«Аннары алтыдан җидегә кадәрге вакыт эчендә унике яшьлек сеңлемне үтердем», — ди бу малай.
Балта белән чабылган мәетләрне икенче көнне табалар.
Тулырак: Интертат
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз