Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    18-19 яшьлек егетләр авылдан тулай торакка китеп барганда, икесе үлгән, икесе имгәнгән...

    31 гыйнварда Башкортстанның Кушнаренко районында М-7 трассасында йөк машинасы белән җиңел автомобиль бәрелешә. Авариядә ике егет һәлак була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

    Федераль трассада «Лада Гранта» машинасы фурага бәрелә. Йөк машинасы белән Алабуга шәһәрендә яшәүче 57 яшьлек ир-ат идарә итә.

    «Башинформ» агентлыгының үз чыганагы хәбәр иткәнчә, фура каршы як полосага чыга, тик ул узарга җыенмый. Машина йөртүчесе сүзләренчә, аның йөрәге авырта башлаган.

    Бәрелешү шулкадәр каты булган, җиңел машина тимер-томыр өеменә әверелгән. «Лада Гранта» белән идарә итүче 19 яшьлек егет урында ук үлгән, аның 18 яшьлек пассажиры ашыгыч ярдәм машинасында вафат булган. Егетләр Илеш районында Үрмәт авылында яшәгән.

    Реклама

    «Лада Гранта» машинасында 19 яшьлек тагын ике пассажир булган, аларны Уфа хастаханәсенә алып киткәннәр.

    Йөк машинасын йөртүчене Кушнаренко районы хастаханәсенә илткәннәр, аңа йөрәктә ишемия авыруы диагнозы куелган.

    Республика буенча ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, егетләр авылдан көллият тулай торагына китеп барулар булган. Мәрхүмнәр 1 февральдә укырга барырга җыенган.

    чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе