Логотип Идель
Эксклюзив

2021 ЕЛДА МАТЕМАТИКА БУЕНЧА БАЗА ДӘРӘҖӘСЕНДӘГЕ БДИ ҮТКӘРЕЛМӘЯЧӘК

Бердәм һәм Төп дәүләт имтиханнарын вакытыннан алда тапшыру гамәлдән чыгарылачак.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) Төп һәм Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү буенча зур программа алып бара. Анда шул исәптән быелгы Бердәм дәүләт имтиханнарында булачак биремнәрнең үрнәкләре дә бар.

Мәгариф министры Сергей Кравцов журналистлар белән очрашуда шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

2021 елгы биремнәрнең барлык демоверсияләре дә 2020 елның сентябрендә үк Федераль педагогик үлчәнешләр институты сайтында дөнья күргән иде.

Бердәм һәм Төп дәүләт имтиханнарын вакытыннан алда тапшыру гамәлдән чыгарылачак. Бердәм дәүләт имтиханнарын 31 майдан 2 июльгә кадәр югары уку йортларына керергә җыенучылар гына тапшырачак. Өстәмә вакыт – 12-17 июль. Вузга кермәүчеләр 24-28 май көннәрендә рус теле һәм математика буенча Дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшыра. Бу – мәктәптә үткәрелә торган контроль эш формасы.

2021 елда математика буенча база дәрәҗәсендәге Бердәм дәүләт имтиханы үткәрелмәячәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев