Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    2021 елда ял көннәре артыграк булачак!

    2021 елда ял көннәре артыграк булачак, дип яза ДУМА ТВ.

    31 декабрь быелдан ял көн булачак.

    Гыйнвар яллары бересеннән унысына кадәр дәвам итә. Беренче эш көне 11 гыйнвар.

    23 февральдә өч көнлек яллар көтелә - 21, 22, 23е ял итәчәкбез. 23е сишәмбегә туры килә.

    Әмма 20се, шимбә көн ялы дүшәмбегә күчерелә. 3 көнлек каникул алдыннан 6 көнле эш атнасы булачак.

    Реклама

    8 март дүшәмбегә туры килү сәбәпле, тагын бер өч көнлек каникул барлыкка килә. Алтысыннан сигезенә кадәр ял булачак.

    Май башында ике өч көнлек каникул көтелә. Май яллары бересеннән өчесенә һәм сигезеннән унысына кадәр дәвам итә. 1,2,3 һәм 8, 9, 10 ял итәбез. 4, 5, 6, 7 майлар эш көннәре була.

    Россия көнендә дә өч көнлек каникул көтелә. 12,13,14 ял итәбез. 11 июнь кыскартылган эш көне була.

    Ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан дүрт көнлек каникул көтелә. 4,5,6,7 ял итәбез. 3 ноябрьдә кыскартылган эш көне булачак.

    Болардан тыш Татарстанда 13 май (Ураза бәйрәм) 30 август һәм Корбан бәйрәм (20 июль) ял көне булачак. 30ы дүшәмбе. шул сәбәпле, Татарстанда тагын бер өч көнлек каникул барлыкка килә. Дини бәйрәмнәр атна уртасына туры килә - Ураза бәйрәм чәршәмбегә, Корбан бәйрәм сишәмбегә туры килә.

    чыганак: Интертат

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИДЕЛ. ГЫЙНВАР САНЫН УКЫЙБЫЗ.
    • "Отмена ЕНВД. Что делать?"
    • ИДЕЛ, ДЕКАБРЬ. ЭЧТӘЛЕК
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ