Логотип Идель
Эксклюзив

2021 - ФӘН ҺӘМ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР ЕЛЫ

Бүген Владимир Путин Мәскәү дәүләт университетының попечительләр советы киңәшмәсендә шундый инициатива белән чыгыш ясады.

Россия президенты Владимир Путин туачак 2021 елны Фән һәм технологияләр елы дип игълан итәргә тәкъдим итте. Бүген ул Мәскәү дәүләт университетының попечительләр советы киңәшмәсендә шундый инициатива белән чыгыш ясады.

Президент соңгы елларда дөньяның әйдәүче интеллектуаль үзәкләре арасында МДУ абруеның сизелеп үсүен билгеләде. Моннан тыш, узган дистә ел эчендә үсеш өлкәсендә күп нәрсәгә ирешелгән: белем өлкәсендә дә, гыйльми-тикшеренү өлкәләрендә дә алга таба җитди адымнар ясалган.
Президент ноябрь аенда 2023 елны Русиядә Халыкара диңгез елы итеп игълан итү идеясен яхшы дип атады. 3 ноябрьдә Русия транспорт министры Евгений Дитрих шундый тәкъдим белән дәүләт башлыгына мөрәҗәгать иткән иде.

чыганак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев