2022-2023 елларга бизәнү әйберләре трендлары
Дизайнерлар, стилистлар фикере буенча 2022-2023 елларда образларда акцент: панама, яулык, күзлек, пирчәткә, заколка, сумка-клатчларга ясалачак. Күбесенчә, теләсә нинди образны диярлек зур размердагы браслетлар, алкалар тулыландырып җибәрәчәк.
Күбебезнең матур, стильле буласы килә. Затлы образны, әлбәттә, бизәнү әйбере тулыларында, ачып җибәрә.
2022-2023 елларда вирустан саклый торган битлек актуальлеген югалтмый. Дизайнерлар аның нинди генә төрләрен, төслеләрен тәкъдим итми! Гомумән, аксессуарларга килсәк, быел максимализм зур урын алып торачак. Зур күләмдә бизәнү әйберләрен кулланырга менә дигән чак.
Дизайнерлар, стилистлар фикере буенча 2022-2023 елларда образларда акцент: панама, яулык, күзлек, пирчәткә, заколка, сумка-клатчларга ясалачак. Күбесенчә, теләсә нинди образны диярлек зур размердагы браслетлар, алкалар тулыландырып җибәрәчәк.
Актуаль бизәнү әйберләрен санап үтик:
Тренд № 1.Энҗе
Энҗе бизәнү әйберләрендә электән үк нәзакәтлелек һәм элегантлылык символы булып тора. Яңа сезонда энҗене башка актуаль трендлар белән катнаштыру нәтиҗәле: чылбырлар, йөзекләр, браслетлар.
Тренд №2.Чук
Чуклар кристаллар һәм алка-муенса рәвешендә булган озын җепләрдән тора. Әлеге аксессуарларның теләсә кайсы интерпретациясендә сезонның төп фавориты булачак.
Тренд №3.Озын алкалар
Актуаль алкалар чылбыр, язулар, логотиплар формасында, энҗе, яки кристалл белән дә булырга мөмкин.
Тренд №4.Ташлар
Төрле төстәге, формадагы ташлар үзләренең кулланышын яңа сезонда бизәнү әйберләрендә таптылар.
Тренд №5.Чокер
Эре чылбырлар, елан формасында боҗра чокерлар муенга килешеп торачак.
Тренд №6.Беләзекләр
Беләзекләр теләсә кайсы образның мәҗбүри элементы булачак, спорт яки эшлекле булсынмы. Модада чылбыр, энҗе, ташлар, кристаллар, чәчәкләр, логотиплар рәвешендәге беләзекләр булачак.
Тренд №7.Заколка
Чәчне заколкалар белән бизәү хәзер дә модада кала.Монда максимализмга тенденция күзәтелә - заколкалар эре булырга һәм алар күп булырга тиеш.
Тренд №8.Эре йөзекләр
Эре йөзекләр хәзер трендта һәм алар күп булырга тиеш. Кристаллы, логотиплы, төсле кашлы, чәчәкле йөзекләр сайлыйбыз.
Тренд №9.Кыска чылбыр
Барлык кызларның да диярлек йөрәгенә хуш килгән хит - кыска чылбырлар. Аларны берәм-берәм тагалар, чылбырлар юан, кристаллар белән дә булырга мөмкин.
Тренд №10.Кристаллар
Сезонда кристалларга ихтыяҗ артачак.Кристаллы чокерлар,алкаларга игътибар итегез.Онытмагыз:барысы да чама белән булырга тиеш.
Әлеге трендларны образларыгызда куллансагыз, сез, һичшиксез, ТРЕНДта булачаксыз.
Гүзәл Закирова әзерләде
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев