Логотип Идель
Эксклюзив

2022 ЕЛГА ЙОЛДЫЗНАМӘ

Су Юлбарысы елы бик актив һәм тыгыз ел булырга вәгъдә итә. Аның хуҗасы максатчан, кыю адымнардан курыкмый торган кешеләргә юлны киң ачачак, 2022 елга җитди планнар белән кергән кешеләргә ярдәм итәчәк. Бизнес ачу, никахлашу, югары уку йортына керү, эшне алыштыру, яшәү урынын үзгәртү кебек эшләр ниятләүчеләргә ул, һичшиксез, булышачак. Ләкин онытмагыз, максатка ирешү эзлеклелекне, уйлап эшләүне ярата. Планнарын ахырына кадәр уйлап бетермәүчеләр кыен хәлдә калырга мөмкиннәр.

Су Юлбарысы елы бик актив һәм тыгыз ел булырга вәгъдә итә. Аның хуҗасы максатчан, кыю адымнардан курыкмый торган кешеләргә юлны киң ачачак, 2022 елга җитди планнар белән кергән кешеләргә ярдәм итәчәк. Бизнес ачу, никахлашу, югары уку йортына керү, эшне алыштыру, яшәү урынын үзгәртү кебек эшләр ниятләүчеләргә ул, һичшиксез, булышачак. Ләкин онытмагыз, максатка ирешү эзлеклелекне, уйлап эшләүне ярата. Планнарын ахырына кадәр уйлап бетермәүчеләр кыен хәлдә калырга мөмкиннәр.
 

Кучкар
Кучкарлар өчен бу ел яшәешнең һәр өлкәсендә яңа мөмкинлекләр вәгъдә итә. Кайберәүләргә язмышын төптән үзгәртә торган карарлар кабул итәргә туры киләчәк. Ләкин озак уйларга ярамый – моның өчен нибары ике айлап вакыт бирелә, аннары эшкә керешү мөһим. Күпләргә уңышка ирешү өчен тәвәккәл адымнарга барырга кирәк булачак. Бәхеткә, Юлбарыс моны бәяләячәк. 2022 ел карьера баскычыннан югары атларга теләүчеләргә дә уңай булачак. Финанс ягыннан Кучкарларга киләсе ел бик яхшы булачак.
Ялгызларга парын табу мөмкинлеге биреләчәк. Юлбарыс – аралашучан хайван, шуңа күрә танышулар белән проблема булмаска тиеш. Гаиләле Кучкарларга уртак тормышны тагын да ныгыту өчен тырышырга кирәк.
 

Үгезбозау
Максатчан Үгезбозауларга ел хуҗасы күпләгән сюрпризлар әзерли. Бу йолдызлык вәкилләренә планнарны алдан ныклап уйларга кирәк, аннары вакыт калмаска мөмкин. Уңыш кыю карарлар кабул итә белүчеләргә елмаячак. Бик тырышкан Үгезбозаулар үзләрен тотрыклы керем белән тәэмин итә ала.
Гаиләле Үгезбозаулар өчен тыныч һәм уңышлы чор килә. Ә менә бала тудырырга теләүчеләргә бераз көтәргә туры киләчәк. Ялгыз Үгезбозауларны яңа танышулар көтә, ләкин аларның берсе дә язмышны үзгәртергә сәләтле түгел.

Игезәкләр
Ел 2021 елда планлаштырган эшләрне гамәлгә ашырудан башланачак. Уңышка ирешергә теләгән Игезәкләргә май-октябрь айларында аерата көч куярга кирәк булачак. Су Юлбарысы һөнәри мөмкинлекләрне тормышка ашыру өчен барысын да бирәчәк. Файдалы танышулар, актуаль мәгълүматлар, вакытында кирәкле урында булу – игезәкләргә бу мөмкинлекләрнең барысы да биреләчәк, бары тик аларны кулдан ычкындырмаска гына кирәк. Ялкауланмасагыз, матди яктан да уңышка ирешерсез. Ел хуҗасы сезгә өстәмә керем чыганагын күрсәтә.
Ялгыз Игезәкләргә Юлбарыс җитди мөнәсәбәтләр вәгъдә итми. Танышу-очрашулар гаилә коруга китермәс.

Кысла
Кыслага 2022 елда тормышка карашларын үзгәртергә туры киләчәк. Принципларыгызны читкә куеп, тормыш агымына җайлашу мөһим, шул вакытта гына Юлбарыс уңыш вәгъдә итә. Эшегездәге билгесезлек эшчәнлегегезне үзгәртергә этәрәчәк. Ел белем алу, квалификацияне күтәрү кебек нинди дә булса яңалыклар кертү өчен яхшы. Йолдызлар 2022 елда бурычка кермәскә, ә яңа төр керем юлларын эзләргә киңәш итә. Мондый мөмкинлек язын табылыр дип көтелә.
Елның беренче яртысы – шәхси мөнәсәбәтләрдә авыр чор. Ләкин язын хәл әйбәтләнә. Күп ялгызларны сюрприз көтә – алар үз кешеләрен табып, гаилә төзиячәкләр.


Арыслан
Ел күпләгән танышулар, яңа преспективалар алып киләчәк. Йолдызлык вәкилләренә уйлаган эшкә алынудан курыкмаска, максатка туры барырга киңәш ителә. Җәй башында эштә стресс булып алырга мөмкин, елның икенче яртысында үзеңне үстерүгә игътибарны көчәйтергә кирәк. Арысланнарга акчаны юкка-барга тотмаска киңәш ителә, ул теләсә кайсы вакытта кирәк булырга мөмкин. Йолдызлар шулай ук керемнәрең турында читләргә сөйләмәскә куша – тирә-якта начар күңелле кешеләр аз түгел.
Гаиләле Арысланнар сак булсыннар – гади генә аңлашылмаучылыклардан зур тавыш чыгарга мөмкин. Якын кешегез белән мөнәсәбәтләрдә тынычлык сорала.
 

Кыз
Әлеге йолдызлык вәкилләренә ел хуҗасы яшәешнең барлык тармакларында уңыш вәгъдә итә. Кызлар яңа һөнәрләр үзләштерергә, алларына катлаулы бурычлар куярга, һөнәри үсешкә ирешергә, бала тудыруны планлаштырырга мөмкиннәр – бу эшләрдә уңыш елмаячак. Эштә яз көне бераз авырлыклар килеп чыгарга мөмкин, ә ел ахырына Кызларны яхшы сюрприз көтә. Ел башында акчаларыгызны саграк тотыгыз – алга таба көтмәгән чыгымнар булмасын. Финанс хәленең кабаттан яхшыруы җәй-көз айларында көтелә, бу чорда өстәмә керем чыганагы барлыкка килә.
Мәхәббәттә йолдызлар уңыш вәгъдә итә. Кызларны романтик мөнәсәбәтләр көтә. Гаиләлеләр сак булсыннар, читтән мәхәббәт эзләп, гаиләгездән колак какмагыз. Астрологлар әлеге йолдызлык вәкилләреннән елның беренче яртысында якыннарына ныклы игътибар бирүне сорый.
 

Үлчәү
Йолдызлар Үлчәүләргә язмышны үзгәртердәй очрашуларны ел дәвамында вәгъдә итә. Аларны кулдан ычкындырмау, мөмкинлекне вакытында тотып алу мөһим. Эшен төгәл планлаштырып һәм җаваплы итеп башкарган кешеләрне хезмәт баскычында күтәрелү көтә. Эшсезләр перспективалы урын табачак, ел финанс тотрыклылыгы вәгъдә итә. Су Юлбарысы тормыш алып бару өчен генә түгел, үзенчәлекле ял өчен дә өлеш чыгарачак. Кайберәүләр өчен хобби дигәннәре керем чыганагына да әйләнергә мөмкин.
Мәхәббәттә барысы да тыныч булачак. Никахлашырга теләүчеләргә йолдызлар ашыкмый торырга киңәш итә.
 

Чаян
Әлеге йолдызлык вәкилләренә ел башыннан ук уңыш елмаячак. Ел матур вакыйгаларга бай булыр дип көтелә. Үзеңне үстерү һәм карьера баскычыннан күтәрелү өчен менә дигән вакыт. Эш башлаучы бизнесменнар өчен яхшы чор. Йолдызлар партнерлар сайлауга җитди карарга чакыра. Астрологлар быел акчаны матрац астында тотарга киңәш итә. Күчемсез милек һәм кыйммәтле кәгазьләр сатып алу, акчаны белем алуга кертү киләчәктә үзен аклаячак. Ел башында Чаяннарның көнчеллеге аркасында гаиләдә аңлашылмаучылыклар килеп чыгуы бар. Ялгызларга йолдызлар эмоциональ танышулар вәгъдә итә. Сәяхәтләргә чыгарга уйлаган Чаяннарга уңыш елмаячак.
 

Укчы
Астрологлар Укчыларга үз-үзләрен үстерүгә игътибарны арттырырга чакыра. Алынган белемнәрнең кирәге чыгачак. Билгеле югарылыкка ирешү өчен вак мәсьәләләргә генә түгел, җитди проектларга алынырга кирәк. Зур булмаган финанс кыенлыклары ел башында гына чыгарга мөмкин, аннары Су Юлбарысы тотрыклылык һәм өстәмә табыш чыганагы вәгъдә итә. Йолдызлар кредитлар алмаска чакыра.
Шәхси тормышта ел төрле вакыйгалар белән тулы булачак. Укчылар икенче яртылары белән бәхәсләшәләр дә, татулашалар да. Яңа мөнәсәбәтәр корып, кабат искесенә дә әйләнеп кайтырга мөмкиннәр. Ялгызларның үз парын очрату мөмкинлеге зур. Һөнәри уңышлар Укчыларның иреген бераз чикләр, бу сәламәтлектә һәм якыннар белән мөнәсәбәттә чагылырга мөмкин.
 

Кәҗәмөгез
2022 елда Кәҗәмөгезләргә дөньяга карашларын үзгәртү турында уйларга кирәк. Моңа кадәр карьера артыннан куган кешеләр гаиләнең барыннан да кыйммәтрәк икәнен аңларлар. Ел һөнәри эшчәнлектә гади генә булмаячак. Кайберәүләр эшсез дә калырга мөмкин, шуңа күрә үз бизнесыңны ачу турында уйлау да комачау итмәс. Чөнки бу яктан быел сезгә уңыш елмаячак. Кәҗәмөгезләргә язмыш аларны ел буе сыный кебек тоелачак. Ләкин паникага бирелү кирәкми – ныклабрак карасагыз, керем чыганагының якында гына икәнен күрерсез.
Гаиләле Кәҗәмөгезләрнең бар да яхшы булачак – аларның мөнәсәбәтләре тагын да ныгыячак. Ялгызларны исә кыска вакытлы очрашулар көтә, ләкин алар язмышны хәл итмәячәк.
 

Сукояр
Ел уңышлы булсын өчен йолдызлар үз көчеңне бушка сарыф итмәскә чакыра. Сукоярларга ел башында иң мөһим юнәлешләрне билгеләп куярга кирәк. Йолдызлар чит илләргә еш чыкмаска киңәш итә. Бу эш белән бәйле булса бигрәк тә. Һөнәри яктан уңыш даими яшәү урынында көтә. Бу бигрәк тә январь-март айларына туры киләчәк. Күпләрне перспективалы тәкъдимнәр көтә. Сукоярларга бары тик аларның берсен сайлап алып, көчне шуңа бирү генә мөһим. Финанс ягыннан ел тотрыклы булыр дип көтелә. Керемнәр кимеми.
Ялгыз Сукоярларга үз парларын табу өчен барлык мөмкинлекләр бирелә. Ә гаиләлеләрнең тормышы үз көенә матур гына бара.
 

Балык
Су Юлбарысы елы әлеге йолдызлык вәкилләренә киләчәккә нигез салу вакыты булачак. Балыкларга елның беренче яртысын уңышлы үтү өчен шактый көч сарыф итәргә туры киләчәк. Авырлыкларны җиңә алсагыз, алга таба барысы да яхшы булачак. Ел хуҗасы бик күп башлангычларны хуплаячак. Ләкин иң беренче чиратта үзегезнең эмоцианаль халәтегезгә игътибар бирегез, планннарны тормышка ашыруда стресслар комачауламасын. Финанс ягына килгәндә, астрологлар шикле авантюраларга бирелмәскә киңәш итә. Акча киләчәк тә, китәчәк тә. Шуңа күрә булган акчаларыгызны ел башында җыйнабрак куегыз.
Күп кенә Балыклар мәхәббәт өлкәсендә көчле игътибар тоячак. Ләкин астрологлар эмоцияләргә бирелмәскә куша. Гаиләле балыклар мөнәсәбәтләрне ныгытачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев