Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    • МӘСКӘҮ ЛОКДАУН КЕРТӘ! Мәскәү мэры Сергей Собянин башкалада 28 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәрдә вакытлы локдаун кертте.
      306
      0
      0
    • Казанның Кремль яр буенда яңа мурал барлыкка килде Кремль яр буеның яңа өлешендә Казанда леттеринг стилендә мурал пәйда булды. Ул татар һәм рус телләрендәге язулардан гыйбарәт.
      370
      0
      0
    • ҖАНИСӘПНЕ ӨЙДӘН УЗУНЫҢ ГАДИ ҖИДЕ АДЫМЫ Билгеле булганча, быелгы җанисәпне өйдән чыкмыйча гына да узып була. Моның өчен кул астында Интернетка тоташкан гаджет яки компьютер булу гына кирәк.
      375
      0
      0
    • "КАЛЕБ"НЕҢ ПРЕМЬЕРАСЫ! Калеб» яңа буын җыены сезне 26 октябрь 18:30 сәгатьтә булачак премьерага дәшә! «Өчәү» – яшь прозаиклар Алинә Бикмуллина, Айгөл Абдрахманова, Райнур Әгъләметдинов әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән фрагментлар.
      401
      0
      0
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    21 яшьлек егет 17 яшьлек кызны урлый, арендага алынган фатирга алып кайта...

    Сахалинда яшәүче ир-ат Якутиягә күченә. Биредә ул балигъ булмаган кыз баланы урлап, шәхси тормышын көйләмәкче була һәм нәтиҗәдә полициягә эләгә.

    Россия Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Вести» каналы хәбәр иткәнчә, 21 яшьлек егет 17 яшьлек кызны урлый.

    Ведомство белешмәсе буенча, 28 гыйнварда иртәнге якта Нерюнгри шәһәрендә яшәүче хатын 17 яшьлек кызы югалу турында полициягә хәбәр итә. Аның сүзләренчә, кыз иртәнге сигездә кибеткә чыгып китә һәм югала. Кызның әнисе хокук саклаучылардан ярдәм сорый.

    Әни кеше күптән түгел аларга таныш булмаган егет килүен, кызларына өйләнергә теләвен, тик алар каршы төшүен дә сөйли. Кәләш булырга тиешле кызга 18 яшь тулмау сәбәпле, аның әти-әнисе ризалык бирмәгән.

    Шуннан соң 21 яшьлек егет 17 яшьлек сөйгән кызын машинасына утыртып алып китә. Ул кызны арендага алынган фатирга алып кайта.

    Реклама

    Хокук саклаучылар урамдагы күзәтү камераларын карый. Балигъ булмаган баланы урлаучы булган урынны бик тиз ачыклыйлар.

    «Кыз кибеткә барганда аның янына машина килеп туктый. Аннан билгесез ир-ат чыга, кызны машинага утырта. Полиция хезмәткәрләре бу кешенең Сахалин өлкәсендә яшәүче 21 яшьлек егет булуын ачыклады. Ул Нерюнгри шәһәренә бер ай элек күченеп килгән, биредә фатир арендалаган», диелә Якутия буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә.

    Кызны шуннан барып алалар. Егет полициягә каршылык күрсәтергә маташа, аны күрсәтмә бирергә алып китәләр.

    Тоткарланган егет сүзләренчә, бу вакыйгаларда бернинди криминал да юк, барысы да ике якның ризалыгы буенча булган. Шулай да хәзер урлау факты буенча тикшерү бара.

    чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе