Логотип Идель
Эксклюзив

23 АВГУСТТА ЯҢА ЕЛНЫ КАРШЫ АЛАЧАКБЫЗ!

Чара Апанай мәчете территориясендә узачак.

23 августта Казанның Иске Татар бистәсендә Һиҗри календаре буенча яңа 1442 елны бәйрәм итү узачак.


Чара Апанай мәчете территориясендә узачак. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары татар һәм гарәп телләрендә вәгазь ишетә алачак. Биредә милли эшләнмәләр күргәзмәсе  дә эшләячәк.


Бәйрәмнең нәни кунаклары өчен тематик мәйданчыклар оештыру планлаштырыла. Биредә фудкорт та каралган. Анда һәркем милли ризыкларны татып карый алачак.


Бәйрәм 10:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар. Чара санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү белән оештырылачак.

Чыганак: tatar-congress.org

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев