Логотип Идель
Эксклюзив

2FAN каналында - Гөлназ Гыймадиева

Өмет өзелгән чакта да, көтелмәгән җирдән бәхет эзлисе килә. Ә бар көч, мәхәббәт үзебездә яшеренгән бит – Гөлназ Гыймадиева шуның турында уйлана.

Өмет өзелгән чакта да, көтелмәгән җирдән бәхет эзлисе килә. Ә бар көч, мәхәббәт үзебездә яшеренгән бит – Гөлназ Гыймадиева шуның турында уйлана.

Ютубтагы безнең 2FAN каналында ул үзенең "Эх, башларым..." шигырен сөйли.

https://www.youtube.com/watch?v=0EkHPtWFU7Y
 
Эх, башларым...

Күңелем елый, авыр камчы
Тиргәде назлы җанымны.
Хәтта башны җәлләде,
Ә күңелне, ә күңелне тиргәп ташлады!
Эх, башларым...
Су, су кирәк күк
Җан бит бары сөю сорады.
Ишек бикле, ачкыч, йозак та бар
Тик ачучы җаннар инде
Күптән Сембергә атлады.
Мин дә алар сыман,
Таш булырга тырыштым.
Күздә яшь, җанда яра
Тик йөрәк бит һаман яна!
Ышана ул җүләр, сабыйларча
Бетәсенә салкын буранның.
Чү, янә сөю җыры яңгырый...
Алдалыймы әллә тагын җанымны? 

Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй! Безнең каналда тиздән бик күп кызыклы видеолар көтелә, ЯЗЫЛЫРГА онытма! 2FAN: https://youtube.com/channel/UC4FJY_8X...

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев