3 яшьлек улын һәм 11 яшьлек кызны яндырып үтерергә теләгән
Үзе кеше яшәми торган бинага керә, янгынны шуннан карап күзәтеп тора.
Россия Тикшерү комитетының Алтай өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе Бийск шәһәрендә яшәүче 33 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен тикшереп бетергән. Ул ике баласын яндырып үтерергә маташуда гаепләнә, диелә ведомство хәбәрендә.
Тикшерү версиясе буенча, 2020 елның 18 ноябрендә Бийск шәһәрендәге урамнарның берсендә 33 яшьлек ир-ат элек бергә яшәгән хатынын очрата. Хатынның балалары авырый һәм ул даруханәгә баруын әйтә. Бу ир белән хатынның уртак 3 яшьлек улы һәм хатынның 11 яшьлек кызы өйдә үзләре генә була. Моны белеп алган ир-ат өйгә килә, ул эчкә керергә маташа, тик керә алмый.
Өй ишеге тыштан бикле икәнне тәгаен белгән килеш, ир-ат өйнең агач стеналарына янучан сыеклык сибә һәм ут төртә. Бөтен корылмага ут капканын белгәч, ул якында урнашкан һәм кеше яшәми торган бинага керә, янгынны шуннан карап күзәтеп тора. Бу ир-ат балаларны үтерү өчен җинаятьчел планын азагына җиткерә алмый. Биредән узып баручы ир-ат янгын чыгуын күреп ала һәм балаларны коткара.
Махсус рәвештә өйгә ут төртү хуҗабикәгә шактый зур матди зыян китерә, ул 700 мең сумнан артыкка бәяләнгән.
Тикшерү барышында ир-ат гаебен өлешчә таный, ул исерек булуын һәм балаларны куркытырга гына теләвен сөйли. Тикшерү туплаган дәлилләр ярдәмендә гаепләү карары чыгарганнар һәм эшне судка тапшырганнар.
Чыганак: Интертат
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев