Логотип Идель
Эксклюзив

55 мең татарстанлы азык-төлек җыелмасы алачак

Татарстанда 55 мең мохтаҗ кеше өчен азык-төлек җыелмасының беренче өлешен 29 апрельдә тарата башлаячаклар.

Татарстанда 55 мең мохтаҗ кеше өчен азык-төлек җыелмасының беренче өлешен 29 апрельдә тарата башлаячаклар. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Якын арада азык-төлек җыелмасы әзерләнәчәк. Аның беренче өлеше — 55 мең азык-төлек җыелмасын якынча 29 апрельдән 5 майга кадәр муниципаль берәмлекләргә җибәреләчәк», — диде ул.

Бу азык-төлек җыелмасын ялгыз яшәүче 65 яшьлек һәм өлкәнрәк гражданнар, керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр алачак.

Моннан тыш, азык-төлек җыелмасын кризистан зыян күргән үзмәшгуль кешеләрнең һәм шәхси эшмәкәрләр гаиләләренә, аз керемле гаиләдә (ата-ананың берсе алимент түләми) тәрбияләнүче балаларга җибәреләчәк.

«Ярдәмнең икенче партиясен 10 май тирәсендә тарата башлыйлар», — диде Ләйлә Фазлыева.

Программаны гамәлгә ашыруда республика волонтерлар хәрәкәте, Татарстанның барлык районнары хәйриячеләрен һәм активистларын берләштергән «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте катнаша.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев