-
Казанда «Оскар» премиясенә номинацияләнгән ике фильм күрсәтеләчәк Бу яңалык "Оскар" премиясен яратып күзәтеп баручылар өчен!
-
Мөхлисә Буби турында фильм төшерәләр Фильмны ел азагында Татарстан халкына күрсәтә алырбыз дип ышаналар.
-
АРТИСТНЫҢ МӘККӘСЕ КАЙДА? К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасындагы мулла малае – Надир мәхдүмне Зөлфәт Закировтан да оста уйнаучы юк. Актер яраткан театры буйлап экскурсия оештырды.
-
ӨЕҢДӘ НИНДИ КӨЙ? «Үз илемдә – үз көем» - «Тәртип» радиосының һәвәскәр башкаручылар арасында оештырыла торган конкурсы.
-
Гаиләдә бала тугач, әтиләргә отпуск бирмәкчеләр Шул рәвешле ирләр бәби тапканнан соң хатыннарына ярдәм итү мөмкинлеге алачак икән.
-
Менә сиңа мә! Валерий Меладзе алтынчы тапкыр әти булган Валерий Меладзе өчен бу бала – алтынчысы. Артистның беренче никахтан өч баласы бар.
-
Нәрсә ашамаса хатын-кыз тиз картая? Хайван аксымыннан баш тарту тән тиресенең халәтен начарландыра.
-
Пациентларга бирелгән боткада тычкан койрыгы табылган... Бу яңалыкны укыгач, ничек ботка ашарга инде хәзер?
58 яшьлек ир-ат сөяркәсенә ут төрткән...
Красноярск өлкәсендә 58 яшьлек ир-ат сөяркәсенә спирт сипкән һәм шырпы яндырып, ут төрткән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Красноярск өлкәсе буенча прокуратураның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Фаҗига 16 февральдә көнчелек аркасында була. Ир белән хатын бакча йортының гаражында табын корып утыра. Аннары гашыйклар талаша. Ир-ат сөйгәнен көнли. Ул спиртлы сыеклык ала һәм хатын-кызга сибә. Аннары шырпы яндыра һәм ут төртә. Ир ут капкан хатынны ташлап чыгып китә.
Яна торган хатынны бакча йортының хуҗабикәсе күреп ала, ул ялкынны сүндерә. Аннары ашыгыч ярдәм һәм полиция чакыра. Имгәнгән хатынны хастаханәгә китергәннәр. Аның тәне пешкән. Хатын реанимациядә ята.
«Үтерергә остылу» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Ир-атны кулга алганнар, аны сигез елдан башлап, гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә бу хәбәрдә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз