Логотип Идель
Эксклюзив

71 яшьлек бабайга бензин сибеп, ут төрткәннәр...

Имгәнгән ир-ат хастаханәдә берничә көн яткач, вафат булган.

Самара шәһәрендә скверда эскәмиядә утырып торучы 71 яшьлек бабайга бензин сибеп, ут төрткәннәр. Имгәнгән ир-ат хастаханәдә берничә көн яткач, вафат булган.

Хокук саклаучылар җинаятьченең шәхсен бик тиз ачыклаган. Ул Самарада яшәүче Виктор Исаев булып чыккан.

Тикшерү һәм суд ачыклаганча, 2019 елның 19 августында җинаять кылганда Виктор исерек була. Ул 1948 елда туган ир-ат янучан сыеклык сибә һәм ут төртә.

Суд бу кешене аеруча вәхшиләрчә үтерүдә гаепле дип тапкан. Ул 18 елга ирегеннән мәхрүм ителде, диелә Россия Тикшерү комитетының Самара өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәрендә.

чыганак: Интертат

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев