-
18 нче майда Казан Кремле музейларына бушлай кереп булачак 18 нче майда Казан халкы һәм кунаклары ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеена, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясына һәм «Хәзинә» милли сәнгать галереясына бушлай керә алалар.
-
СТУДЕНТЛАР – СТУДЕНТЛАРГА Бу проектлар студентлар тарафыннан студентлар өчен эшләнелә. Нәкъ менә шундый синтез вакытында гына тыгыз элемтәләр корыла, очкын һәм чараларда үзенә күрә бер романтика барлыкка килә.
-
"Көй-мелодия" тапшыруында - кечкенә гармун "Идел-онлайн" ютуб каналында "Көй-мелодия" тапшыруының яңа чыгарылышы. Бу юлы музыкант Илнур Ганиев кечкенә гармун турында сөйли.
-
"Ярдәм" фонды мохтаҗларны тукландыруны дәвам итә "Ярдәм-помощь" гомуммилли хәйрия фонды аз керемле һәм мохтаҗларны тукландыруны дәвам итә.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Үзебез сайлыйбыз! Татарстанда 2023 елда төзекләндерелә торган паркларны сайлау өчен тавыш бирү башланды. 14 яшьтән өлкәнрәк һәр битараф булмаган кеше 30 майга кадәр үз фикерен белдерә ала.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Абитуриентлар игътибарына: КФУда быел бюджет урыннар күбрәк
Унберенче сыйныфны тәмамлаган, журналистика өлкәсе белән кызыксынучы яшьләр игътибарына:
КФУның Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе абитуриентларны кабул итә. Быел барлыгы 179 бюджет урыны бирелгән. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Югары мәктәпнең деканы Рамил Мирзаһитов әйтүенчә, әлеге урыннарның 48е татар теле укытучыларын әзерләүгә бирелгән. Бакалавриат юнәлешендә уку - 5 ел.
"Быел безнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары инглиз теле белән бара. Алар татар теле һәм инглиз теле укытучылары да булачаклар. Узган ел бюджет урыны 20 урын гына булса, быел 25 урын бүлеп бирелде", - диде декан.
Татар теле һәм журналистика юнәлеше өчен уку планын әзерләгәндә Татмедиага, "Яңа гасыр" (ТНВ), "Россия-Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясенә мөрәҗәгать иткәннәр. Белгечләр белән киңәшләшеп, дисциплина, практика узу мәсьәләсен хәл иткәннәр. "Бу безнең беренче тәҗрибә, башта укытып карарга кирәк", - ди Рамил Мирзаһитов, алга таба планнар зурдан булуын белдереп. Практиканы исә студентлар республика газета-журналларында, алга таба бәлки шәхси басмада да үтә алачак. "Шуңа күрә "Газет-журналлар, ТВ белән тыгызрак эшләргә, дүртенче курс тәмамланганчы практиканы шул базада узарга телибез", диде декан.
КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөдире Рәдиф Җамалетдинов студентларны ике белгечлеккә кабул итәчәкләрен сөйләде.
"Башлангыч сыйныфлар һәм чит тел, биология һәм чит тел, тарих һәм чит тел, математика һәм чит тел программасын үзләштергән студентлар ике дипломлы була алалар. 4-5ле билгеләренә укучыларга 15 мең сум стипендия дә каралган", - диде мөдир.
фото: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз